Елгалар чиста җирлектә күп була

2017 елның 3 феврале, җомга

Елгалар чиста җирлектә күп була

2017 елның Экология елы булып игълан ителүе, экология темасы алар өчен гомумән, яңалык түгел. Чөнки алар балалар бакчасыннан ук табигать–анабызны хөрмәтләп, кадерләп яшәргә өйрәнә.

Мәктәптә укый башлагач бу өлкәгә тирәнтен кереп китәләр, башлангычта җимлекләр ясап, кош- лар дөньясын өйрәнеп, агачлар утыртсалар, үсә барган саен мәктәп урманчылыгында табигатькә карашны тагын да тирәнәйтәләр. Сүзем — Лесхоз мәктәбе укучылары турында. Узган ел ахырында укучылар әти-әниләре белән бергә “Урман уңышы” акциясе кысаларында Арча урман хуҗалыгына 1349 килограмм нарат һәм чыршы күркәсе, “Макулатура тапшырып агачны саклап кал!” ЭКОмарафонында тирә-як авылларда яшәүчеләр белән бергәләп 1042 килограмм кәгазь җыеп тап-                                                                        шырганнар. Лесхоз мәктәбе укучыларының экология буенча әледән–әле рес- публика гына түгел, Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулавы хакында ишетелеп тора.

Укучылар күптән түгел район хакимиятендә түгәрәк өстәл артында аралашып фикер алышты. “Казанка ярларының бүгенгесе һәм киләчәге” темасына багышланган сөйләшүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, экология өлкәсе хезмәткәрләре, Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм табигый байлыклар проблемалары институты хезмәткәрләре катнашты.

“Районыбызда барлыгы 23 елга ага. Казанка, Ашыт, Шушма зур елгалар рәтенә керсә, калганнары кечкенә елгалар. Аларның чыганагы үзебезнең районнан башлана. Елгалар, гадәттә чиста җирдә күп була. Районда сугару җирләре күп, шуңа күрә сулыкларны, экологияне саклап яшәү мөһим”, — ди Илшат Галимуллин. Димәк, бездә экология чиста икән, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.  Җитәкченең: “Республиканың 60 проценттан артык күренекле шәхесләре безнең районнан чыккан”, — дигән сүзләренә, халыкның “Димәк, суы шундый”, — дигәнен өстәп куясы килә.

Узган ел районыбызда “Казансу” паркы ачылды. “Паркның проекты буенча тормышка ашыру эшләре быел да дәвам итәчәк”, — ди район инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин. — Парк беренче елын кар астыннан чыга, шунлыктан быел аны табигать хәвефләреннән ничек сакларга кирәклеге турында сынау елы да булачак”.

Узган ел чисталык акциясе кысаларында райондашларыбыз тарафыннан елга ярлары чистартылган. 140 чакрымга сузылган Казанканың иң күп өлеше безнең районга туры килә. 2 ел элек елгада Экология һәм табигый байлыклар проблемалары институты гидротикшеренүләр уздырган, нәтиҗәсе әйбәт дип бәяләнгән. Мәктәп укучылары Марат Зиннәтов белән Булат Зәйнуллинны да борчый елганың экологик халәте. Укытучылары белән бергәләп уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча алар да чыгышларында елганың торышын канәгатьләнерлек дип бәяли.

“Экология буенча Лесхоз мәктәбе ел әйләнәсе зур эш башкара. Бу өлкәдә Фирая Гайнанова белән Сәлимә Корбановага тиң геройлар юктыр”, — ди ТР Экология һәм табигый байлыклар ресурсы министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш. Район җитәкчелеге яшәгән җиребезне сак- лау буенча янып йөрүче яшь буынга зур өметләр баглый. Үзләренең Җир-ананы саклау өчен керткән өлешләре бик аз микъдарда булса да дөнья өчен кирәклеген аңлый укучылар.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International