Салкын куркытмады
Үткән якшәмбедә Арча районы мөхтәсибәте беренчелегенә Мөрәле авылында чаңгы ярышы булды. Салкын куркытмаган, ярышка ерак авыллардан һәм өлкән яшьтәгеләр дә килгән иде. Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев ярышны хәерле сәгатьтә дога белән башлап җибәрде.
Таныш йөзләр. Арчадан мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рая апа Фәтхуллина, “Шәрык” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе Ринат Сафин, Яңа Кырлай абыстае Зәйтүнә Гарипова, Яңа Кишет абыстае Разидә Хөснетдинова, Наласадан Зөфәр хәзрәт Нәҗметдинов...
Махсус тыгызланган юлга чаңгы эзе салынган. Ярышларны оештырып йөрүче Мөрәле авылыннан Рәзил Нәбиуллин (Сикертән мәктәбе физкультура укытучысы):
– Без бер гаиләдә 5 бала (4 малай, 1 кыз) үстек, – дип сөйләде. – Барыбыз да спортчы. Чаңгы эзен энекәш Равил техника белән салды. Ул Казан институтларының берсендә студентларга физик тәрбия бирә.
Алга китеп булса да әйтәм, яшьләр арасындагы ярышта Рәзил Нәбиуллинның югары сыйныфта укучы улы Рәмис 1нче урынны алды, үзе дә 40 яшьтән өлкәнрәкләр ярышында 1нче булды.
66 яшьлек әтиләре Разип хәзрәт тә ярышта катнашты. Ярыш берничә категориядә оештырылды. Кечерәк яшьтәге мәктәп укучылары арасында Арчадан 7 яшьлек Азамат Хәкимов беренче булып финиш бирде. Алар гаиләдән 6 кеше килгән. Кечкенә генә Азамат чаңгыда шәп шуа.
– Көн саен чаңгыда йөрибез, – диде ул. – Әтием Айрат, әнием Әлфинур.
Стартка ир–атлар тезелеп баскач, Арчадан килгән ветеран спортчы Ленар Заһидуллинга чын күңелемнән:
– Сез 1нче килерсез инде! – дим.
– 1нче Әскәров килә, 2нче – Шәүкәт, мин 3нче, – диде ул уены–чыны белән.
Кузгалдылар. Бер төркем ир–атлар арасыннан әлеге өчлек алга чыкты. Карап торабыз: Ленар Заһидуллин, Илфат Әскәров чаңгы эзеннән бик шәп бара. Шәүкәт Латыйпов азрак калышты. Ленар Заһидуллин финишка 2нче килде. 1нче Илфат Әскәров, 3нче Шәүкәт Латыйпов булды. Арчада Илфат Әскәровны белмәгән кеше сирәктер. Ул Сабантуйларда багана башыннан әтәч алуы белән сокландырмый калмый.
– Тәүлеккә 5 тапкыр чаңгыда йөрергә чыгам, – дип шаккатырды ул. – Төнге сәгать 12дә дә чыгып китәм. Яшәрүгә таба бармыйбыз бит, организмны гел хәрәкәттә тотарга кирәк.
Ленар Заһидуллиннан:
– Ничек Мөрәлегә ярышка килергә булдыгыз? – дип сорыйм.
– Мин күрше авыл Сеҗедән бит, – дип сөйләде ул. – Без Шәүкәт Латыйпов белән мәктәптә укыганда чаңгыда бик каты шудык. Беренчелек бездә иде. Тик ул медицинага китте, мин спортка.
Яңа гына 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Рая Фәтхуллина башкаларга көч–куәт биреп торды.
– Арча районы мөхтәсибәтендә 12 зона бар, – диде ул. – Афәрин, шуларның күбесеннән килергә тырыштылар.
Утар Атыдан килгән 54 яшьлек Наҗия Йосыпова:
– 17 ел чаңгыга бас-кан юк иде, – диде. – Район мөхтәсибәте беренчелеге ярышыннан ничек каласың инде! Кичтән Арчага туганнарыма килеп кундым.
Учакта казанда сарык итеннән шулпа пешеп, коймаклар чыжлап, чәй кайнап торды. Урамда һәм будка эчендә озын өстәлләр артында тамак ялгап алырга була иде. Мәдәният хезмәткәрләре җырлы–биюле, уенлы “Хәрәкәттә – бәрәкәт” чарасын оештырды. Бар да шат! Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр тапшыр- дылар. Бәйрәмнең матди ягын күтәргән авыл эшмәкәре Шамил Хаҗиевка һәм әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләр чиксез иде. Чаңгы ярышы бертавыштан тәкъбир әйтү белән тәмамланды.
Румия Надршина