Быел да зур эшләр көтә
31 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче гражданнарның җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов хисап чыгышында шәһәр җирлегендә 23127 кеше яшәвен әйтеп үтте. Бу район халкының 44 процентын тәшкил итә. 2016 елда шәһәр халкы 498гә арткан.
Узган ел шәһәрдә 20,6 мең квадрат метр торак төзелде, бу районда сафка кергән барлык торакның 70 проценты дигән сүз.
Шәһәрдә күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү, гражданнарны тузган торактан күчерү һ.б. программалар уңышлы тормышка ашырыла. Район үзәк хастаханәсен ныклап төзекләндерү тәмамланып килә. Хастаханә территориясендә патологоанатомик бүлекчә төзү тәмамланды.
2016 елда “Жилкомбытсервис” ширкәте 96 мең кубометр көнкүреш калдыклары чыгарган. Узган ел 100 контейнер яңартылган. Кышкы чорда урамнарны кардан чистарту буенча зур эш башкарыла, узган ел 745 мең квадрат метр мәйданнан 24 мең тонна кар чыгарылган.
2016 елда шәһәр җирлегендә булган барлык балалар мәйданчыкларын карап чыкканнар. Булган 39 мәйданчыкның 12сенә төзекләндерү үткәрелгән, 14енә ком китерелгән. Яңаларын төзегәннән соң мәйданчыклар 45кә җиткән.
Былтыр халыктан җыйналган үзара салым акчасына муниципаль берәмлек территориясендә 42 металл һәм 51 тимер–бетон баганалар утыртылган, 722 энергия саклаучы яктырткычлар урнаштырылган һ.б.
Шунысы игътибарга лаек, урам утлары хәзер озаграк януга, яктырткычлар саны артуга һәм яктыртыла торган территория киңәюгә карамастан, энергия саклый торган яктырткычлар электр энергиясен кимрәк тоту мөмкинлеге биргән.
Җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында кешеләр күп туплана торган урыннарда видеокамералар урнаштырылган. Хәзер Казансу елгасы аша салынган җәяүлеләр күпере, экстремаль спорт төрләре, “Казансу” парклары, тимер юл вокзалы мәйданы, “Җиңү” паркы видеокамералар күзәтүе астында.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев үзенең чыгышында видеокамера ярдәмендә ачылган җинаятьне мисал итеп китерде. Шәһәрдә яшәүче өлкән яшьтәге бер әби, бозыклыкны алам дип килеп кергән чегән хатынына 80 мең сум акчасын биреп чыгарганын аңышмый да кала. Киров өлкәсеннән килгән бу хатынны Яр Чаллы шәһәреннән тотып алып кайталар, әбинең акчасы да кире кайтарыла.
Район прокуроры Ринат Ситдыйков та үзенең чыгышында игътибарны шәһәрдә һәм районда җинаятьчелеккә каршы көрәшне көчәйтү, профилактика мәсьәләләренә юнәлдерде.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов гамәлдә булган федераль программалар, халык мәнфәгатьләрен кайгырту максатында әзерләнә торган закон проектлары турында сөйләде.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 2016 елда тырышып эшләгән район халкына рәхмәт әйтте. Быел да темпны киметмәскә. Төзелеш өлкәсендә дә, авыл хуҗалыгында да алда торган бурычлар зурдан. Яңа эш урыннары булдыру буенча да эш бара.
Район җитәкчесе сорауларга да җавап бирде. Быел шәһәрдә 13 урамга вак таш җәю, 10 урамда асфальт–бетон катламын яңарту планлаштырыла. Үзара салым акчасы исәбенә тагын 22 урамга вак таш салыначак.
Казансу елгасы буенда парк һәм пляж зонасын киңәйтү дәвам итәчәк. “Төньяк” микрорайонында балалар өчен күңел ачу үзәге төзелә, Бакый Урманче исемен йөрткән яңа урам ачыла, анда социаль ипотека, коммерция йортлары һ.б. төзеләчәк.
Ильяс Фәттахов