3 нче февраль көнне Балтачның “Сабантуй” паркында СССРның спорт мастеры Ралиф Аскаров истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелде. Бу ярышларда Арча районының Иске Кырлай мәктәбе командасы һәм “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы катнашты. Укучылар яшьләренә карап 5 төрле категориягә бүленеп ярыштылар. Диярова Алия (Арчаның 2 нче номерлы мәктәбе – тренеры Камалов Р.Р.) үз яшьтәшләре арасында 1 нче урынны яулады. Шарафиев Илназ (Арча педагогия көллияте – тренеры Камалов Р.Р.) – 2 нче урында, Вафина Эльвира (Арчаның 5 нче номерлы мәктәбе – тренеры Камалов Р.Р.) – 3 нче урында, Сайфуллина Динә (Иске Кырлай мәктәбе – тренеры Ситдиков А.Г.) – 3 нче урында, Иске Кырлай мәктәбеннән Шакиров Илназ, Хусаинов Илназ, Хабиева Ландышлар, Арчаның 2 нче номерлы мәктәбеннән Дияров Илназ 4 нче урында калдылар, ә Иске Кырлай мәктәбеннән Фазлыева Илүзә 5 нче урында. Призлы урыннарны яулаучы укучылар медаль, грамота һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр.