БДИ. Быел нәрсә көтә?

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

БДИ.

Быел нәрсә көтә?

Яңа елга аяк басу белән чыгарылыш сыйныф укучылары әти–әниләре белән көннәрне саный башлый: БДИ якыная. Ел саен БДИ бирүдә үзгәрешләр кертелә. Быел укучыларны нәрсәләр белән “сөендерәчәкләр” икән? Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев белән әңгәмә кордык.

— Зөлфәт Миннефәрович, быел БДИда нинди яңалыклар көтелә?

— БДИ тапшырудагы үзгәрешләр, әлбәттә, укучыларны да, укытучыларны да дулкынландыра. Ләкин узган ел белән чагыштырганда, әллә ни зур үзгәрешләр юк. Мәҗбүри фәннәр һәр елдагыча үзгәрешсез калачак: рус теле (аның нәтиҗәләре һәр югары уку йорты өчен мөһим), математика (база һәм профильне үзләре сайлый) мәҗбүри. Биш фән: рус теле, математика, информатика һәм мәгълүмати–коммуникацион технология, география, әдәбият, шулай ук чит тел, тарих, җәмгыять белеме үзгәрешсез кала. Үзгәрешләр өч фәнгә: биология, химия һәм физикага кагылачак. Биологиядән биремне эшләү вакыты өч сәгать ярымга кадәр дәвам итә, бер әзер җавапны сайлап алу мөмкинлеге бетереләчәк, биремнәрнең саны 40тан 28гә кадәр кыскартылган. Химиядән шулай ук бер әзер җавапны сайлап алуга корылган биремнәр юк, бу фәннән биремнәр 34кә кадәр булырга мөмкин. Физикадан контроль–үлчәү материалларында беренче өлештә бер әзер җавапны сайлап алу биреме бетерелгән, кыс-ка җаваплы биремнәр өстәлгән. Бүгенге көндә һәр мәктәптә БДИ һәм төп дәүләт имтиханына (ТДИ) әзерлек эшләре бара, мәктәп- ләр кирәкле методик әсбаплар белән тәэмин ителгән.

— Быел районыбыз- да ничә укучы БДИ тапшырачак?

— 193 чыгарылыш сыйныф укучысы һәм 8 узган елгы чыгарылышныкы. Ә төп дәүләт имтиханнарын быел 558 укучы тапшырачак. Әлеге имтиханнарга әзерлек, гадәттә, уку елы башында ук старт ала. Быелгы яртыеллыкта директор урынбасарлары һәм БДИ тапшырылачак фән укытучылары белән семинарлар уздырдык, ай саен БДИ һәм ТДИ буенча бердәм контроль материалларга нигезләнеп тестлар уздырабыз, укучыларга аерым рәвештә дә, төркемләп тә консультацияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелә, шулай ук җыелышларда әти–әниләр белән имтиханнарга әзерлек эшләре турында сөйләшүләр алып барабыз. Мәгариф идарәсе тарафыннан 2016 елның сентябреннән 2017 елның гыйнварына кадәр рус теле һәм математикадан имтиханны тест рәвешендә алдан биреп карау уздырылды. Бу тестларда укучылар БДИның барышын күреп чирканчык алды, контроль-үлчәү материалларының ни дәрәҗәдә авыр булуын үз мисалларында татыдылар. Алдан биреп карау имтиханнары да видеокүзәтү астында махсус әзерләнгән пунктта үтте һәм алга таба да шулай булачак.

— Имтиханнар быел да узган еллардагы мәктәп базаларында узамы?

— Нигездә, һәр ел уза торган Арча мәктәпләрендә: БДИ Арчаның 2нче, ТДИ шулай ук Арчаның 2нче мәктәбендә, 5нче гимназиядә узачак. Мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен Арчаның 1нче мәктәбендә имтихан тапшыру урыны булдырылды, биредә махсус керү–чыгу юллары бар, аудиторияләр 1нче катта җайлаштырылган, медицина күзәтүе һәм онлайн режимында видеокүзәтү булачак.

БДИ — укучыларның, укытучыларның, әти–әниләрнең бердәм уңышы ул. Әгәр укучы тырышып укып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә икән, БДИдан куркырга кирәкми. Имтиханны тапшыра алмаучыларга да яңадан тапшыру мөмкинлеге бар. Хәтта БДИдан алган билгесе белән канәгать булмаучылар да (уку йортына кергәндә зуррак балл кирәк булса) яңадан тапшыра ала. Районыбызның һәр чыгарылыш укучыларына уңышлар юлдаш булуын телим!

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International