Баланы ничек кеше итәргә

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Баланы ничек кеше итәргә

Районның балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы булды. Аны район башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов алып барды.

Узган елның декабрендә булып үткән утырыштан соң балалар арасында җинаятьчелекне булдырмау максатыннан нәрсә эшләнгәне хакында сөйләшенде.

Россия футболчыларының җыелма командасы тренеры булып эшләгән, СССР һәм Россиянең атаклы футболчысы Александр Бородюк журналистлар белән бер әңгәмәсендә, урам малайларын, шул исәптән мине дә, футбол ялгыш юлга кереп китүдән саклады, диде. Акыллы әти–әниләр элек һәм бүген дә үзләренең шук малайларын спортка бирергә тырыша. Моның өчен районда мөмкинлекләр җитәрлек. Күпне күргән, балалар дөньясын чын йөрәге белән аңлаган ветеран педагог Илдус Сәгъдиев болай ди:

– Һәр бала нинди дә булса спорт төре белән шөгыльләнергә тиеш. Спортка тартылган баланың укуы да, тәртибе дә яхшы булачак.

Күптән түгел редакциягә Арчада яшәүче, оныгын хоккейга йөрткән Валентина Светлакова Боз сарае тренерларына, җитәкчесенә рәхмәт хаты китерде. “Боз сараенда чын ир–егетләр әзерлиләр! Малайларны урам йогынтысыннан хоккей коткара!” – дип дулкынланып сөйләде ул.

Баланың энергиясе файдага сарыф ителергә тиеш. Имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәртип бозып, профилактик исәпкә баскан балаларның дәрестән соң нинди дә булса түгәрәккә яки секциягә йөрүләре бик тә әһәмиятле. Таэквандо тренеры Газинур Борһанов: “Заманында таэквандо кайбер егетләрне төркемнәрдән саклап калды”, – ди.

Балалар арасында җинаятьчелекне ничек булдырмый калу турындагы сорауга нигездә җавап шушы – спорт. Дөрес, комплекслы тәрбия турында сүз алып барганда төрле якны уйлап эш итәргә кирәк. Районның мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов мәдәни чаралар, кичке рейдлар үткәрүләре, клуб берләшмәләре турында сөйләде. Аларның нәтиҗәле эшен яңа гына булып үткән Яңа ел кичәләреннән күрер-гә мөмкин иде. Мәктәп-  ләрдә балалар белән үткәрелгән төрле тәрбияви чаралардан тыш, ата–аналар җыелышларының белгечләрнең чыгышлары белән файдалы итеп үткәрелүе шулай ук уңай нәтиҗәле чара.

Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов массакүләм спортны үстерергә кирәклеге турында сөйләде. Авылларга чыгып, күчмә спорт ярышлары үткәрү турында да сүз булды.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирек Габидуллин күп фатирлы йортларга видеокамералар урнаштырырга кирәклеге һәм моның уңай нәтиҗә бирәчәге хакында әйтте. “Таттелеком” җәмгыяте һәм торак милекчеләр ширкәтләре белән берлектә бу программаны тормышка ашырган районнар бар.

– Бу хезмәт күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә түләүле булачак, – диде ул.

Баланы кеше итү өчен күпме хезмәт кирәк! Чыгыш ясаучылар әнә шул турыда хисап тотты һәм алга планнар куйды.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International