Салым инспекциясе хәбәр итә
Редакциягә газета укучыбыз шундый сорау белән мөрәҗәгать итте:
“Минем авылда пай җирем бар, аны 2016 елда инвесторларга арендага тапшырган идем. Арендага биргән өчен миңа керемне акчалата түгел, ә ашлык белән бирделәр. Арендатордан 2 – НДФЛ формасындагы справка алган идем. Анда салым исәпләнеп тә түләмәгән диеп күрсәтелгән. Миңа декларация тутырып тапшырырга кирәкме икән. Ишетүем буенча бу өлкәдә Салым кодексына үзгәрешләр кертелгән. Шул хакта җавап бирсәгез иде?”
Бу сорауга Россия Федерациясе салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче санлы районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы Мөнир Шәйдуллин җавап бирә:
– Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә пай җирләрен арендага тапшырган физик затлар табыш алганда салым тотылмаган очракта (мәсәлән, ашлык, печән, салам, ит белән түләнгән булса) үзләре яшәгән җирдә 30 апрельгә кадәр 3 – НДФЛ формасындагы декларация тутырып тапшырдылар hәм түләнәсе салымны 15 июльдә түләделәр.
2015 елның 29 декабрендәге 396 ФЗ санлы Федераль канун нигезендә бу өлкәгә 2016 елның 1 гыйнварыннан үзгәрешләр кертелде. Россия Федерациясе Салым кодексының 228нче маддәсенең 6нчы пункты нигезендә салым агентлары (сезнең очракта – инвесторлар) пайчыларга түләгәндә салым тотмаган булса, 2016 елдан башлап физик затларга декларация тутырып тапшырырга кирәк түгел. Бюджетка түләнәсе салым суммасын салым оешмалары hәр физик затка үзләре җиткерәчәк, аның түләү вакыты – 1 декабрь итеп билгеләнгән.
Салым агентлары пай өчен түләгәндә бюджетка салым күчермәгән очракта бу хәбәрне язма рәвештә физик затларга hәм салым оешмаларына җиткерергә тиеш. Бу хәбәрдә пай өчен түләнгән сумма hәм тотылмаган салым суммасы күрсәтелә.
Салым оешмалары әлеге керемгә салымны елга бер тапкыр җибәрелә торган милек хуҗалары булган физик затларга бердәм салым хәбәрнамәләрендә җиткерәчәкләр. Хәбәрнамә белән салым түләүчегә җайлы булсын өчен тутырылган әзер түләү квитанцияләре дә җиткереләчәк.
Салым өлкәсендә булган сорауларга җавапларны Россия Федерациясе салым хезмәтенең сайтында http://www.nalog.ru табарга мөмкин, шулай ук бердәм контакт үзәге телефоны: 8–800–2–22–22–22 hәм Арча шәhәрендәге территориаль аерымланган эш урынындагы 3–92–10, 3–92–11 телефоннары аша алырга мөмкин.