Яхшы анадан туган яхшы балалар
Беркөнне редакциягә элеккеге хезмәттәшебез Дания апа килеп керде. Җылы итеп күрешкәннән соң Дания апа Илсур абыйның 83 яшендә мәрхүм булуы, ярдәм итүчеләргә рәхмәт хаты язарга керүе турында әйтте.
– Илсур абый бик әйбәт кеше иде, – дип сүзгә кушылды хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов. – ММКР җитәкчесе булып эшләде, бик шәп балыкчы да иде…
Дания апа Маннапова типографиядә хәреф җыючы булып хезмәт итте. Бирәзәбаш кызы, кечкенәдән Арчага күченеп килгәннәр, бик яшьтән типографиягә эшкә кереп, бер урында 38 ел эшли. “Коллектив әйбәт иде”, – дип сагынып искә ала ул елларны. Әгәр дә кешене якыннан беләсең килсә, бер түбә астында яшәп яки эшләп кара, диләр. Дания апага карата бездә бары тик ихтирам хисләре генә сакланган. Тыныч кына елмаеп йөрүче, йомшак тавышлы, мәгънәле итеп сөйләшә торган апа ул. Эштә төрле вакыт була. Әмма мин Дания апаның бервакытта да тавыш күтәреп, кемгәдер ачуланганын хәтерләмим.
Дания апа белән үткәннәрне, хатирәләрне яңарттык. Илсур абый белән ничек танышканнары турында да сөйләшеп алдык.
– Арча клубында үзешчәннәр түгәрәгенә йөргәндә таныштык, – дип сөйләде ул. – Мин җырлыйм, ул бии иде. Илсур бик чибәр иде. Бик әйбәт тә булды. Бервакыт кул күтәрмәде, тәмсез сүз әйтмәде. Йорттагы бөтен эшне дә үзе башкарды. Кулы эш белә иде. Әнисе Гыйззиниса белән 30 ел бергә бик тату яшәдек. Илсур – яхшы анадан туган яхшы бала.
Гыйззиниса апаның ире Минһаҗ сугышта үлгән. Илсур, Юрис, Флера – өч бала исән–сау үсеп, гаилә корып, картайганчы гомер итәләр. Дания апа иренең туганнарын, Юрисның хатыны Әнисәне мактап бетерә алмый. Рәхмәт яусын аларга, ди. Пошалым ягы кешеләре гаиләләре белән Арчага күчеп килгәннәр.
Дания 6 балалы гаиләдә үсә: Данил, Дания, Камил, Наил, Сания, Ләлә. Әти белән әнисен бик диниләр иде, ди. Әтисе Мөхәммәтҗан район башкарма комитетында атчы булып эшләгән. Без Дания апаның абыйсы Данил абыйны беләбез. Ул мәрхүм инде. Аның тормыш иптәше Гандәлиф апа шулай ук типографиядә, ә кызы Роза безнең белән редакциядә эшләде. Ачык, әйбәт кешеләр.
– Данил абый бик шаян телле иде, – дип искә ала Дания апа. – Гаиләләр белән бик еш аралашып тордык. Вакытны күңелле итеп үткәрер идек. Абый җиде район башкарма комитеты рәисен йөрткән кеше ул! Сер сакламаса, андый урында эшли алмас иде.
Дания апа белән Илсур абый ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Наилә мәдәният институтын тәмамлап, гаилә корып, Чаллыда яши. Лилиясе, педагог, балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялда.
Без ветеран белән гаиләләрне ничек сак-лап калу турында да сөйләштек.
– Алдан усаллык, әшәкелек йөри, – дип сөйләде Дания апа. – Ике якның да әниләре акыллы, зирәк булу кирәк. Миңа әни (Мәймүнә) кияүгә чыккач, болай дип әйтте: “Дания, син хәзер шулар кешесе, безгә һаман килеп йөрмә, берни дә сорама, бөтен нәрсәне ирең, кайнанаң белән гаиләдә хәл итегез”. Кайнанам да бик зирәк хатын булды. Хатын–кызга түзә белү, дәшмәү кирәк.
Дания апа Илсур абый һәм аның туганнары турында яхшы анадан туган яхшы балалар дисә, мин аның үзе һәм туганнары хакында да шул сүзләрне әйтер идем.
– Быел җәен Илсур белән бергә яши башлаганга 59 ел булыр иде, бик сагынам, – дип моңаеп әйтеп куйды Дания апа. Аннан ачылып китеп, болай диде:
– Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә безгә бәхетле, тигез гомер бирде.
Дания апа, исән–сау бул! Балалар куанычы белән озын озак еллар яшәргә язсын!
Румия Надршина