Райондашларыбыз — WorldSkills җиңүчеләре
1 февральдән 3сенә кадәр Казанда һөнәри уку йортлары арасында WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты узды. Анда районыбызның агросәнәгать көллияте студентлары Рәсимә Закирҗанова “Камыр һәм икмәк-күмәч ризыклары” компетенциясендә – 3нче, көллиятнең филиалы студентлары Искәндәр Вафин “Плитка ябыштыру” – 2нче, Рөстәм Галимҗанов “Кирпеч салу” – 3нче, Арча педагогика көллиятеннән Айгөл Миндубаева “Кече сыйныфларда укыту” компетенциясендә 3нче урынга лаек булды.
Арча станциясендә төзелеш серләренә өйрәтә торган агросәнәгать көллияте филиалында белем алучы 102 студентның икесе генә кыз бала, калганнары егетләр. Тырышлар, булдыклылар. Рөстәм Галимҗанов белән Искәндәр Вафин шушында укый. Егетләр икесе дә Күкчә-Бирәзәдән. Җиңү уңышы аларга иң элек көллияттә узган сайлап алу ярышларында елмая, аннан челтәрдәге чемпионатта катнашып, аларны Татарстанның иң яхшылары рәтенә алалар, шулай итеп WorldSkills региональ чемпионатында катнашу бәхете дә елмая. Чемпионат ярышларында егетләр өчәр төрле модуль башкарган: Рөстәм сиптереп буяу, кирпеч, газобетонны бизәкләп кисеп фигуралап өю буенча осталыгын күрсәтсә, региональ чемпионатта икенче елын катнашучы Искәндәр плитка ябыштыру остасы икәнлеген тагын бер кат раслап, Искәндәр – көмеш, Рөстәм бронза медаль белән бүләкләнгән. Республика күләмендә төрле ярышларда, дистанцион конкурсларда катнашып килгән егетләр узган ел ахырында акчалата премиягә лаек булган. “Быел да квартал саен югары стипендия түләнәчәк”, — ди филиал директоры Роберт Һидиятуллин. Егетләр төзелеш эшләрендә генә түгел, спортта да уңышлары белән сөендереп тора икән. Спортта сыналган холыклар көчле була, аларга төзү эшендәге авырлыклар алдында югалып калмаска көч бирә. Киләчәкләрен ничек күрәләрме? Искәндәр үзен һичшиксез төзелешкә багышлаячак, ә Рөстәмнең әлегә төгәл уе юк, бәлки спорт өлкәсен сайлап куяр. Ни генә булмасын, алар биредән хәзер һөнәрле булып чыгачак. Чемпионатта яулаган уңышлары егетләргә югары уку йортына киртәләрсез керергә мөмкинлек бирә, ә кайбер оешмалар инде бүген үк эшкә көтә үзләрен. Киләсе елларда тагын катнашырга исәп-ләре бар егетләрнең (23 яшькә кадәр катнаша алалар), ләкин инглиз телен өйрәнергә туры килмәгәе, чөнки киләчәктә чит илдән килгән бәяләүчеләр белән үзара иркен аралашыр өчен таләп шундый булачак.
Бронза медаль иясе Балтач кызы Рәсимә Закирҗанова Арча агросәнәгать көллиятенең дүртенче курсында җәмәгать тук- лану өлкәсендә технолог белгечлегенә укый. Чемпионатка укытучы-остасы Сания Хаҗиәхмәтова белән әзерләнә ул. Өч көнгә сузылган ярышларның һәрберсендә 4 сәгать эчендә ике ризык әзерләргә кирәк була. Рәсимә беренче көнне үрелгән халы (ипи төре) пешерсә, ярышларның икенче көнендә ачы камырдан пешерелгән икмәк-сөткә-майга изелгән камыр ризыгы пешерә. Хөкемдарларны ике сәгать эчендә өчпочмак, багет ризыклары белән дә сыйлаган Рәсимәгә тырышлык, үҗәтлек, булганлык сыйфатлары Казан студентлары белән ярышып, хәтта аларны уздырырга ярдәм итә. Тырыш кызны укытучылары да игътибарсыз калдырмый, югары стипендиягә тәкъдим итәләр. Узган ел ул Республика Хөкүмәтенең 16 мең сумлык стипендиясен алган булса, бүгенге көндә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын — айлык стипендиягә өстәмә рәвештә 900 сум акча алып бара. Татарстанда WorldSkills ярышлары башланганнан бирле көллият студентлары ярышларда катнашып үзләренең сәләтләрен күрсәтә. Узган ел да призлы урыннар алып кайтканнар. “Хәзер студентларыбыз уку йортын тәмамлаганда квалификация имтиханнарын да WorldSkills кагыйдәләре буенча тапшыра”, — ди көллият директоры урынбасары Эльмира Гаянова.
Арча педагогика көллияте студенты Айгөл Миндубаева чемпионатның һәрбер көнендә үзен яңа яктан ачты — иҗади элементлар кулланып эссе иҗат иткән, башлангыч сыйныфларда дәрес фрагментларын әзерләү, конструктор, робот техникасы кулланып дә- рестән тыш вакытны файдалы үткәрү сәгатьләре, беренче сыйныфларның ата–аналар җыелышын үзенчәлекле итеп үткәрү, “5 минут эчендә өйрәтәм” конкурсын педагогик яктан ачу һ.б. Айгөлнең чын мөгаллимә булырга әзерлеген күрсәткән.
Студентлар чемпионаттан җиңү яулап кына түгел, яңа планнар белән, иптәшләрен дә җәлеп итәргә кирәклеген уйлап кайт-кан. Киләчәктә яшьләребезнең уңышларын ишетеп, аларның шатлыгын уртаклашырга язсын!
Розалия Сафина