Мәдәният идарәсе хисап тотты
Район мәдәният идарәсе хисап җыелышы булып үтте. Җитәкчесе Рамил Мөхетдинов узган елга нәтиҗә ясады.
Район мәдәният идарәсе карамагында 137 учреждение – 78 мәдәният йорты һәм клуб, 57 китапханә, 3 филиалы белән музей һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе бар. Республика программасы кысаларында Орнашбашта 100 урынлы күпфунк- цияле үзәк сафка басты. Ярым җимерек хәлдә дә гөрләп эшләп торган мәдәният учреждениесе хәзер авыл күркенә әверелде. Шулай ук республика программасы нигезендә Ташкичү мәдәният йорты, Кушлавыч клубы ныклап төзекләндерелде, җирле бюджет тарафыннан Каенсар клубында төзекләндерү эшләре алып барылды, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте ярдәме белән Курса– Почмак мәдәният йорты танымаслык хәлгә килеп матурайды.
Узган ел мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча да эшләр башкарылды. Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә грант акчасына сәхнә эшләнде, пәрдә куелды, – диде Рамил Мөхетдинов. – Үз территорияләрендәге мәдәният учакларының эшчәнлегенә җаваплы караучы авыл җирлекләрен дә билгеләп үтәсе килә. Мәсәлән, Сеҗе авыл җирлеге Иске Масра, Мөрәле, Гөберчәк авыл клубларына музыкаль аппаратура, Мөрәле клубына светомузыка, декоратив төтен аппараты, лазерлы проектор, Сикертән күпфункцияле үзәгенә өстәл теннисы алып бирде. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте Курса–Почмак мәдәният йортына сәхнә пәрдәләре, тамаша залына утыргычлар бүләк итте. Наласа авыл җирлеге мәдәният йортына сәхнә пәрдәсе, “Ватан” хуҗалыгы Хәсәншәех мәдәният йортына колонкаларга терәк юнәтте. Орнашбаш мәдәният йортына район башлыгы, Кушлавыч авыл клубына Мәдәният министрлыгы тарафыннан аппаратуралар кайтты. Мәдәният идарәсе һәм район Мәдәният йорты Кушлавыч авыл клубына утыргычлар, Ташкичү, Иске Чүриле мәдәният йортларына яңа аппаратура, Наласа мәдәният йортына тавыш көйләгеч, микрофоннар алуда ярдәм итте.
Узган ел халыкка нинди мәдәният хезмәте күрсәтелүен дә барлап киттеләр. Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан районда күп төрле чаралар, очрашулар, бәйге, кичәләр үткәрелде. “Хәтер чылбыры” дип исемләнгән фольклор коллективларның район фестивале уздырылды. “Казан арты” КВН командасы республика фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.
Күңел ачу чаралары даими үткәрелеп тора. Республика чараларында еш катнашырга туры килә, – диде мәдәният идарәсе җитәкчесе. – “Күркәм гаилә – 2016” бәйгесенең район этабы узды. Үзәк стадионда “ТатАрча Кар Бабаенда кунакта” дигән яңа проект уңышлы гына эшләде. “Җомга көн кич белән” иҗат концертлары, “Хәрәкәттә – бәрәкәт” мәдәни–спорт чаралары үткәрелә.
Ул шулай ук китапханәләр, музейлар, сәнгать мәктәбе, филиаллары тарафыннан башкарылган эшләр, үткәрелгән чаралар, яңалыклар, уңышлары белән дә таныштырып үтте, проблемаларга да тукталды, кадрлар мәсьәләсен дә яктыртты, быелгы бурычларга да тукталды.
Хисап җыелышында Орнашбаштан күпфункцияле үзәк җитәкчесе Гөлназ Гомәрова, Хәсәншәех китапханәсе мөдире Гөлкәй Хәбирова башкарган эшләре турында сөйләде, сәнгать мәктәбе укытучысы Айгөл Хәбибрахманова филиаллар, мәдәният хезмәткәрләре проф- союзы рәисе Наилә Дәүләтшина профсоз эшчәнлегенә тукталды. Бүләкләүләр дә булды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты һәм чыгыш ясады.
Гөлсинә Зәкиева