Югары Атыда хоккей турниры
4 февральдә Югары Аты авылында Айрат Гыйльфанов истәлегенә хоккей турниры узды. Анда Әтнәдән Бәрәзкә, Шашы, Арчадан Югары Аты һәм Яңа Кенәр авыллары командалары көч сынашты.
Бәйгене моннан берничә ел элек фаҗигале рәвештә һәлак булган Югары Аты командасының иң яхшы уенчыларының берсе – студент егет Айрат истәлегенә аның әти-әнисе һәм дуслары оештырды.
Уен иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр дәвам итте. Башта командалар ике төркемгә бүленеп уйнадылар. Кенәр командасы Шашы, ә Югары Аты командасы Бәрәзкә уенчыларын бер үк төрле исәп – 10:1 белән оттылар. Аннары беренче төркемнең җиңүчесе икенче төркем җиңелүчесе белән, ягъни Яңа Кенәр командасы Бәрәзкә хоккейчылары белән уйнады, исәп – 8:1. Югары Аты командасы да Шашы командасыннан өстенрәк булып чыкты – 6:0. Шулай итеп финалда районыбызның иң көчле командалары: Яңа Кенәр һәм Югары Аты егетләре очрашты. Узган якшәмбедә генә “Северный” хуҗалыгы кубогын откан Яңа Кенәр егетләре районның иң оста хоккейчылары булуларын тагын бер кат расладылар. Алар, Югары Аты командасын 6:1 исәбе белән җиңеп, бүгенге бәйгенең дә җиңүчеләре булдылар.
Уенчыларга грамота һәм истәлекле бүләкләрне Айратның әтисе Әгъзәм Гыйльфанов тапшырды. Ул бу бәйгене оештыруга зур көч куйган тренер Илнур Габдрахмановка, авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗановка, спортчыларга, шулай ук җанатарларга улын хөрмәт итеп килгәннәре, аны онытмаулары өчен ихлас күңелдән гаиләсе исеменнән рәхмәт белдерде. Барысына да тазалык, озын гомер, иминлек теләде.
Исрафил Насыйбуллин