Әти-әниләр БДИ тапшырды

2017 елның 10 феврале, җомга

Әти-әниләр БДИ тапшырды

7 февральдә илебездә “Әти–әниләрнең БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясе узды. Акциядән арчалар да читтә калмады: әти-әниләрдән һәм районның кайбер җитәкчеләреннән 22 “укучы” белемнәрен сынап 2нче мәктәп базасында БДИ тапшырды.

Акция быел тәүге тапкыр уза. “Әти-әниләрне БДИ тапшырырга җәлеп итү аларның балаларын нинди мохит көткәнлеген, нинди кыенлыклар аша үтәргә кирәклеген төшендерү максатыннан уздырыла. Арчадан гына түгел, авыллардан да әти–әниләр үз теләкләре белән килде бирегә”, — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. Ул үзе дә бүген имтихан тапшыручылар рәтендә.

Сәгать 9да башланасы имтиханга тапшыручылар бик җаваплы карап ярты сәгать чамасы алдан килгән. Әниләр үзара борчылып сөйләшеп ала: “Бернәрсә кабатламаган килеш эшләп булырмы икән?” Менә берзаман имтихан тапшыручыларны металл эзләгеч аша тикшереп, сумка, телефон, башка артык әйберләрне икенче бүлмәдә калдырып аудиториягә кертә башладылар. Бер әтине уздырмады металл эзләгеч, каешын “эзләп тапкан” икән. Әти-әниләр имтихан алына торган бүлмәдә парта артында шахмат рәвешендә (беренче парта беренче, арттагысы икенче, шул рәвешле дәвам итә) урын алдылар. Аннан паспорт мәгълүматы белән гаризаларны тутырдылар. Рус теленнән 14 бирем эшләргә һәм инша язарга тиеш иде алар. Ләкин вакыт чикле булу сәбәпле, иншаны язарга өлгермәделәр. Әти–әниләр балалары узасы юлларны үтте бүген, БДИ тапшыруның бөтен процессын уздылар. Имтихан башланып шактый вакыт узгач килгән әти-әниләр булды. “Безгә 10га килергә диделәр”, — дип акланды алар. Әллә укытучы сәгатен ялгышып әйткән, әллә үзләре соңлаган, гаеп кемдәдер... Ә имтихан тапшырачак чыгарылыш сыйныф укучысы шулай соңлап килсә?..

Бер сәгатькә якын вакыт узгач ишектән Әмир Шәкүров күренде. Ул Шушмабаш мәктәбенең 11 сыйныфында укучы Резеданың әтисе. “Эшләп бетереп булмады, ашыктым, белгәннәрне эшләдем инде. Күбесе онытылган, мәктәпне бетергәнемә 35 ел бит. Авыр булса да, булмаса да, без, әти-әниләр, аны җиңеләйтү яки башка юлларын таба алмыйбыз шул”, — дип эшенә ашыкты ул. Иске Чүриле мәктәбенең газ операторы Айдар Сафиуллин да беренчеләр рәтендә чыкты. Аның улы быел 10 сыйныфта гына булса да, киләсе елга аны нинди мохит көтәсен быел әти кеше үз күзләре белән күрергә булган. “Мин татар мәктәбендә укыган кеше, инде мәктәпне бетергәнгә дә 30 елдан артык булганга, бер дә җиңел булмады”, — ди ул.

Соңыннан, һәр имтихан тапшыручы әти-әни катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Әгәр бала дәресне аңлап укып барса, имтиханны тапшыруның авырлыгы булмаячак, ди укытучылар.

Имтихан тапшыручылар арасында Яңа Кыр-лай мәктәбе укучысы Азат Мостафинның әнисе Гөлнур ханым да бар иде. Ул да шушы фикерне куәтләде. “Без улым белән көн саен шөгыльләнәбез, шунлык- тан миңа биремнәрне эшләү кыен булмады. Быел өченче БДИны тапшырабыз инде, кызым мәктәпне – алтын, олы улым көмеш медальгә тәмамлаган иде, Азат та медальгә тырыша. Укытучылары яхшы. Укучылар белән даими шөгыльләнәләр”, – ди ул. Резеда Зәйнуллинаның кызы Алия быел Арчаның 5нче гимназиясен тәмамлый. “БДИның нәрсә икәнен, процедурасын күрәсем килде, — ди Резеда. — Без дә кызым белән шөгыльләнәбез, шуңа биремнәрнең берничәсе генә авыр булды. Алия имтиханнарга ныклап әзерләнә, бөтен гаме укуда гына. Имтиханнарда әйбәт балларга өметләнәбез”.

Шунысы куанычлы: ике ел районыбызда мәктәптән аттестациясез чыгып киткән балалар булмаган. Яз якынлашкан саен БДИ сүзе артына ниндидер шом шәүләсе яшерелгән кебек яңгыраса да, укучылар хәзер аның ни икәнен белә, әкренләп куркулары да чигенә төшә. Чөнки ай саен 11 сыйныфлар да, 9 лар да төрле фәннәрдән БДИ, төп дәүләт имтиханнары тапшырып белемнәрен ныгыта. Балаларына шундый мөмкинлек тудырган өчен әти-әниләр мәгариф идарәсенә рәхмәтле.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International