Авыл кешесе тәвәккәл

2017 елның 10 феврале, җомга

Авыл кешесе тәвәккәл

Түбән Мәтәскә мәдәният йортында Иске Кырлай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Иң башта Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов хисап тотты. Бу җирлеккә 8 авыл керә.

– Соңгы елларда авыл кешесенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, авылларны саклап калу буенча республика һәм район күләмендә максатчан эш алып барыла, – дип сөйләде Фәргать Сираҗетдинов. – Безнең җирлектә мини–фермалар төзү программасы ярдәме белән Түбән Мәтәскәдән Илнар Сәгъдиев, Казиледән Фәрит Җамалиев, Югары Мәтәскәдән Рафис Хәйретдинов уңышлы гына эшләп киттеләр.

Гаилә фермалары программасы буенча Хәлим Гарипов, Равил Гайнетдинов, Рөстәм Мәрдәнов, Айдар Сабиров авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне көйләп җибәргән. Иске Кырлай авылында Илшат Дәүләтбаев фермасын төзеп бетереп, эш башлаган.

 Шәхси эшмәкәр Динар Төхвәтуллинның бетеп барган Мөндеш “Сельхозтехника”сын яңадан терелтеп җибәрүе авыл халкын эшле иткән.

Җирлек башлыгының: “Халык активлашты, үз эшен булдыру юлларын эзли һәм таба”, – дип әйтүе авыл кешесенең заманга яраклашырга омтылуын күрсәтә. Калайдан тәрәзә–ишек, түбә кырыйларын эшләүче, машиналар төзәтүче, пилорамда агач яручы, брусчатка, агачтан тәрәзә рамнары ясаучы осталар барлыкка килгән. Шәхси хуҗалыкларда 86 йөк машинасы, 54 трактор исәпләнүе авыл кешесенең тәвәккәллеген, үз эше булуын күрсәтә.

Соңгы елларда Мөндеш авылында яңа фельдшер–акушерлык пункты ачылды, “Кояшкай” балалар бакчасы төзелде, тузган торак программасы буенча 8 фатирлы 4 йорт файдалануга тапшырылды. Иске Иябаш авылында яңа мәдәни–спорт үзәге төзелде.

Җирлеккә кергән 8 авылның 7сенә асфальт юл килә. Казиле авылын юллы итәселәре бар.

Үзара салым акчасына башкарылган эшләр санап чыгылды.

– Үзара салым акчасын референдум карарында билгеләнгән эшләргә генә сарыф итеп була, – дип сөйләде Фәргать Сираҗетдинов. – Безне тикшереп торалар. Хәтта таш җәелгән юлларның калынлыгына кадәр үлчәп, күпме материал киткәнлеген исәпләп чыгаралар.

Җыенда хәл ителәсе проблемалар турында җитди сөйләшенде. Югары Мәтәскә авылына балалар бакчасы, клуб кирәк, Өтнә һәм Әзәк авылларында да клуб юк. Әзәк авылы халкы күперне ныклап төзекләндерүне көтә. Иске Иябаш халкы сыйфатлы Интернет челтәре булмаудан зарлана. Өч авылда су программасын тормышка ашырасы бар һ.б. Бер генә сорау да җавапсыз калмады.

“Арча” агрофирмасының “Игенче” бүлекчәсе белгечләре дә хисап тотты. Хуҗалыкта быел үзгәрешләр көтелә. “Кырлай” агрофирмасы икътисадчысы Салават Әхмәтгалиев та хуҗалык эшенә тулы анализ ясады.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International