Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татар, рус, мари, удмурт, башкорт, чуваш, мордва һәм башка халыклар. Барлык милләт кешеләре үз ара дус яшиләр: бер-берсенә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Идел буе халыклары турында балаларның белемнәрен баету максаты белән Арча 2 нче балалар бакчасында "Дуслык нуры" исемле фестиваль узды.