9 февральдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан федераль университеты профессоры Фәйзрахманов А.Ф. җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты булды. Концертны Арча сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары, шулай ук Арчаның беренче, өченче, Лесхоз мәктәпләре укучылары тамаша кылды. Алар ансамбль чыгышын бик җылы кабул итте. Программа татар халык җырлары һәм биюләреннән төзелгән иде. Җырчыларның матур, моңлы тере тавышлары, күз явын алырлык костюмнар, уен коралларының күптөрлелеге, карап туймаслык биюләр тамашачы күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды. Сәнгать мәктәбе директоры Сабирова Гөлнара Барый кызы артистларга искиткеч матур концертлары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар теләде