Иске Чүриле урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

2017 елның 11 феврале, шимбә

Арча районы татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр. «Рус мохитендә федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында туган телне - дәүләт телен өйрәнү перспективалары»  дигән темага багышланган семинар 10 нчы февральдә Иске Чүриле  урта мәктәбендә булды. Рус мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты   укытучыларына программа буенча ачык дәресләр, “Үз илемдә-үз телемдә” исемле класстан тыш чара, осталык дәресләре  күрсәтелде.  

5 нче сыйныфның рус төркемендә  Р.Җ.Хөсәенова  балаларны фигыль дөньясына алып керде. 6 нчы сыйныфның рус төркемендә Г.И.  Һидиятуллина туган көн бәйрәме “уздырды”.  Семинарда катнашучылар рус  балаларының татар телендә аралаша алуларына сокланып утырдылар. Л.Ф.Вәлиева  дәресендә 7 нче сыйныфның татар төркемендә укучылар аваз ияртемнәрен үзләштерделәр.  Әлеге дәресләр ФДББС кысаларында татар  телен өйрәнүнең матур үрнәге булды. Укытучылар  үзләренең дәресләрендә күп төрле эш алымнарын кулланды:  төркемнәрдә эш, рольле уен,  кластер төзү, ситуатив күнегүләр һ.б.

“Үз илемдә-үз телемдә” дигән темага класстан тыш чара Халыкара  туган тел көненә багышланган иде.   Мәктәптә белем алучы 6 төрле милләт баласы үз телендә чыгыш ясады. Әдәби – музыкаль композиция  кунакларга бик ошады,   күңелләргә кереп калырлык булды. Укучыларның сәнгатьле сөйләмнәре,  рольләрне артистларча осталык белән башкарулары  тамашачыларны көлдертте дә, елатты да. 

  Г.Р.Хәйруллина “Татар теле дәресләрендә - тәрҗемә”, Г.И.Һидиятуллина  “Рус төркемендә коммуникатив уеннар” темаларына осталык дәресләре уздырдылар. Л.Ф.Вәлиева БРТ дагы яңалыклар белән таныштырды.

Мәгариф бүлеге методисты Э.Г.Мостафина семинарга “Бик эшлекле, нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу булды,”-дип, югары бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International