12 февраль көнне Арча шәһәренең стадионында "Чаңгы юлы 2017" һәм кышкы спорт төрләре бәйрәме булып узды. Ярышта мәктәп укучылары һәм балалар
бакчасы шәкертләре, студентлар һәм барлык чаңгыда шуырга теләүчеләр катнашты. Бәйрәмдә балаларга һәм олыларга кызыклы уеннар оештырылды. Катнашучыларга буләкләр һәм призлар бирелде.