Балаларны финишта бүләкләр каршы алды
Якшәмбе көнне Арча стадионында үткән “Татарстан чаңгы юлы – 2017” үзе бер бәйрәмгә –спорт бәйрәменә әверелде.
Күпме халык җыелган иде анда! Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән алып пенсия яшендәгеләргә кадәр. Мәҗбүр иткәч, төшәсең инде, диярсез. Бардыр андыйлар да, каршы килмибез. Һәркем үзенчә фикер йөртә. Ничек кенә булмасын, соңгы елларда кышын чаңгыга басучылар саны бик күпкә артты. Моңа инану өчен кичләрен стадионга төшеп карап менү дә җитә.
“Татарстан чаңгы юлы – 2017” спорт бәйрәменең тантаналы өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты һәм чаңгычыларга яхшы кәеф, сәламәт тормыш, озын гомер теләде.
– Бу чаңгыда узышу түгел, шуңа беренче килү, җиңү яулау өчен җан–фәрманга чабу таләп ителми, – диде район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов. – Әлеге чара сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга үзләрен сынап карау өчен бер форсат, чаңгы юлына басу өчен тагын бер мөмкинлек. Бүген без спорт сөючеләргә чын бәйрәм оештырырга булдык.
Бәйрәм планын тормышка ашырыр өчен ул дусларын – “Татар радиосы” диджейларын чакыр-ган. Чараны якташыбыз Яңа Кенәр егете Рамил Шәрәфиев белән Ильяс Габделгазизов алып барды, Айваз Садыйров чаңгы юлына басты, беренчеләрдән булып финишка да килде әле.
Соңыннан иң–иңнәргә сертификатлар тапшырылды. Ягъни “Иң яшь чаңгычы” исеменә 3 яшьлек Ильяс Абдуллин, “Иң өлкән чаңгычы” исеменә 78 яшьлек Ягъфәр Шәмиев лаек булды. Иң матур спорт костюмы киючене дә, спорт гаиләсен дә билгеләп үттеләр. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне дә финишта бүләкләр көтә иде.
Спорт гаиләсенә килгәндә педагогика көллиятендә физкультура укыткан, студентларда спортка мәхәббәт тәрбияләгән, үзе дә, студентлары да югары үрләр яулаган, җанатар буларак Мәскәүдә үткән Олимпиада уеннарында катнашкан, өлкән яшьтә булуына карамастан, әле дә бер генә ярыштан да калмаган Ягъфәр Шәмиев кызы Диләрә, оныгы Алинә белән бергә узышка китте.
Мондый гаиләләр хәзер Арчада бик күп. Әти–әни балаларында кечкенәдән спортка мәхәббәт тәрбияли, ярыш рухы сеңдерә. Бу юлы да алар артларыннан этеп барып булса да балаларын финишка беренчеләрдән булып алып килеп җитәргә тырышты.
Спорт бәйрәме моның белән генә тәмамланмады, хәрәкәтчән уеннар белән дәвам итте. Көне дә бик матур иде. Яше–карты рәхәтләнеп ял итте. Тамак ялгап алырга теләүчеләр өчен яңа гына табадан төшкән коймак һәм кайнар чәй белән сыйлану мөмкинлеге дә бар иде.
Гөлсинә Зәкиева