Яшь шахматчылар ярышты

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Яшь шахматчылар ярышты

Яңа Кенәр балалар иҗат йортында шахмат белән яңа шөгыльләнә башлаган һәм разрядлары булмаган балалар арасында республика ярышы булды. Аны Арча Укучылар сарае һәм Яңа Кенәр балалар иҗат йорты оештырды.

– Бу ярыш өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүчеләр арасында (шахмат клубларыннан тыш) үткәрелә. Беренче тапкыр. Максаты – шахмат төрен үстерү, башлап җибәрүче шахматчыларны күрсәтү, аларны республика күләмендә таныту, – диде Яңа Кенәр балалар иҗат йорты җитәкчесе Хәмбәл Вәлиев балаларга мөрәҗәгать итеп. – Бу әле эксперимент кына. Сезнең өчен шунысы отышлы, кулыгызда республика ярышында катнашуыгыз турында сертификат булачак.

Ярышта 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк шахматчылар катнашты. Күрше–тирә районнардан килгәннәр иде. Барлыгы 10 команда. Арча Укучылар сарае – бер, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты ике команда әзерләгән, Әтнә районыннан да ике команда килгән.

– Районда шахмат буенча боз кузгалды. Өлкәннәр ярыша. Балалар арасында ярышлар башланып китте, – диде республика ярышларын ачу тантанасына килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – Чын спортчы булу өчен көндәшеңне белү, ә аның өчен еш очрашу, көч сынашу кирәк. Бу эшне дәвам итәрбез, киләчәктә тагын да зуррак масштабта үткәрербез.

– Башлангычы уңышлы булсын. Киләчәктә дә җыелырга язсын. Шахмат уйнагыз, ярышларда катнашыгыз, җиңегез, – дип гомер буе шахмат белән шөгыльләнгән “Ладья” клубы җитәкчесе Әмир ага Шәяхмәтов яшь шахматчыларга фатыйхасын бирде.

– Габдулла Тукайның туган көнендә Ашытбашта ачык районара ярыш үткәрергә планлаштырабыз. Анда иң көчлеләр катнашачак, – диде Яңа Кенәр балалар иҗат йортының шахмат буенча тренеры Сөләйман Галиуллин һәм әлеге ярыш- ларның шарты, тәртибе, кагыйдәләре белән таныштырды.

Кемнең кем белән уйнаганын компьютер билгеләде. Барлыгы 32 яшь шахматчы бишәр уен үткәрде. Хөкемдарлар – Сөләйман Галиуллин, Әмир Шәяхмәтов, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты тренеры Таһир Сәмигуллин.

– Мин Яңа Кенәр мәктәбендә укыйм, – диде Гүзәл Төхвәтуллина. – Шахматны 1–2 сыйныфта укыган вакыттан бирле уйныйм. Абый өйрәтте. Аннан, тренер булмау сәбәпле, бераз туктап тордым. Хәзер Яңа Кенәр балалар иҗат йортында тренер Таһир Сәмигуллин кул астында шөгыльләнәм. Ул төрле ярышларга алып бара. Ашытбашта призлы урыннарны алдым. Бүген дә үземне сынап карарга һәм җиңәргә килдем.

– Ярышлар яхшы оештырылган, – диде Сөләйман Галиуллин. – Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышка килгәннәрне иртәнге һәм төшке аш белән тәэмин иткән Татарстандагы бердәнбер коллектив бу.

Яшь шахматчылар ярышында Яңа Кенәр балалар иҗат йорты командасы призлы өченче урынны яулады. Беренче урында Кукмара, икенче урында Балтач районнары яшь шахматчылары. Арча Укучылар сарае командасы бишенче урында. Ярышта хезмәттәшебез Гөлшат Моратованың Арча Укучылар сараенда шөгыльләнүче улы Динияр (бишенче сыйныф укучысы) да катнашты һәм шәхси беренчелектә икенче урынны алды.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International