Балалар көзге кебек
“Ел укытучысы” район бәйгеләре дәвам итә. Узган атнада “Ел сыйныф җитәкчесе” һәм “Ел өстәмә белем бирү педагогы” номинацияләре буенча иң яхшыларны сайлап алу чарасы узды.
– “Ел сыйныф җитәкчесе” номинациясендә 35 сыйныф җитәкчесе катнашты. Шуларның җидесе финалга үтте. “Ел өстәмә белем бирү педагогы” исемен алу өчен көч сынашкан 20 педагогның дүртесе район ярышына килде, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова. – Ярышлар башта алты зонада үтте. Сыйныф җитәкчеләре темасын үзләре сайлап дәресләрдән соң үткәрелә торган чара, коллегалары өчен осталык дәресләре, таныш булмаган балалар өчен дәресләр оештырды. Ә өстәмә белем бирү педагоглары дәрестән соңгы эшчәнлек буенча күрсәтмә дәресләр тәкъдим итте. Җиңүчеләр рейтинг буенча билгеләнде.
Финалда сыйныф җитәкчеләреннән Шушмабаштан Гөлназ Фәйзрахманова, Иске Чүриле мәктәбеннән Раушания Әхмәтова, Түбән Атыдан Рәдис Шакиров, Яңа Кенәрдән Лилия Фазуллина, Арчаның өченче мәктәбеннән Айгөл Хәйруллина, Утар Атыдан Нурфия Шәяхмәтова, Лесхоздан Ләйсән Әхмәтова сыйныф җитәкчесе буларак һөнәри оста- лыкка ярышты. Алар төрле алымнар кулланып үзләре белән таныштырды. Ә укучылардан башка сыйныф җитәкчесен күз алдына да китерүе кыен. Бу юлы да аларның төп ярдәмчеләре укучылары һәм иңне–иңгә куеп эшләүче хезмәттәшләре булды.
Бәйгене район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина ачып җибәрде һәм финалистларга уңышлар теләде.
Бүгенге көн сыйныф җитәкчесе нинди булырга тиеш? Бу сорауны без финалга чыккан бердәнбер ир–ат сыйныф җитәкчесе Түбән Аты мәктәбеннән Рәдис Шакировка бирдек. Ул үзе биология, география һәм химия укытучысы. 18 ел укыта. Сыйныф җитәкчесе буларак өч сыйныфны чыгарган, хәзер бишенче сыйныфны җитәкли.
– Бүген сыйныф җитәкчесе булып эшләү авыр. Шулай да авыл җирендә җиңелрәк әле. Чөнки балалар күп белә, кирәклесен дә, кирәкмәгәнен дә. Менә шул кирәклесен аерып ала белергә өйрәтергә кирәк, – диде Рәдис Шакиров. – Укучылар белән дистанцияне дә сакларга, шул ук вакытта янәшә дә атлап барырга, үзеңә үрнәк күрсәтергә кирәк. Алар синең көзгең кебек, барын да сизәләр. Балаларны ярату һәм үзеңне яраттыра алу да зур роль уйный. Шунсыз алар белән эшләп булмый.
Чыгышлар вакытында сыйныф җитәкчеләренең балаларына булган мөнәсәбәте чит күзгә дә күренде. Чыннан да, алар өчен бала укучы гына түгел, чын дус та, сердәшче дә, кайчакта киңәшче дә. Сыйныф җитәкчесе дә педагог кына түгел, балалар күңелен тыштан ук тоярга өйрәнгән психолог та.
Сыйныф җитәкчеләре арасында барган финал бәйгесендә Шушмабаш мәктәбеннән Гөлназ Фәйзрахманова җиңү яулады.
Ә өстәмә белем бирүче педагоглардан Арча Укучылар сараеннан “Нур” радиостудиясе җитәкчесе Дамир Таҗиев, кул эшләренә өйрәтүче Наталья Хәкимова, балаларны бию серләренә төшендерүче Илһамия Гыйлаҗиева, Яңа Кенәр балалар иҗат йортында балаларны кул эшләренә өйрәтүче Гөлүсә Заһидуллина чыгыш ясады. Наталья Хәкимова беренче урынны яулады.
Җиңүгә ирешкән Гөлназ Фәйзрахманова белән Наталья Хәкимова Кукмарада үтәчәк зона ярышына бара.
Гөлсинә Зәкиева