Бүген – әфганчылар көне

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген – әфганчылар көне

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.

Арчаның “Хәрби туганлык” сугышчан-интернационалистлар берләшмәсе һәм Татарстан хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге ел саен бу көнне әфганчыларның әти-әнисе, якыннарының хәлен белеп, мәрхүм сугышчыларның каберләренә зиярәт кыла.

Быел районда бу чара 11 февральдә әфганчылар, социаль яклау хезмәткәрләре, отставкадагы хәрбиләр райондагы 37 әфганчының туганнары белән күрешеп, зиратлардагы каберлеккә чәчәкләр салды. Безнең районнан Әфганстанда 143 егет катнашкан. Алар арасыннан Марат Лотфуллин, Фәнис Бикбаев һәм Васил Әһлиуллинның туган якка җәсәдләре генә кайтты. Ә 34е шөкер, туган авылларына кайтып якыннары белән күрешә, әзме-күпме яши алган, күбесенә гаилә корып яшәү, балаларын сөю бәхете дә елмайган.

11 февраль көнне Татарстан хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов Пүчинкә-Поник, Гөберчәк, Югары Курса, Корайван авылларында булып, Фәнис Бикбаев каберенә мәктәп укучылары белән бергәләп венок һәм чәчәкләр салды, Рөстәм Габидуллинның әтисе Сөнгатулла абыйның, Рәис Нигъмәтҗановның туганнарының, Илдус Гыйниятовның әнисе Сөембикә апаның хәлен белеште.

Фәнис Бикбаевның туган авылындагы башлангыч мәктәптә бүгенге көндә бер бала укый. Ләкин, киләчәктә мәктәпкә керәсе балалар бар икән, шунысы сөендерә. Сеҗегә 6 бала йөреп укый. Укучылар Фәнис абыйларының батырларча һәлак булуын белә, бусы да киләчәк буын өчен мөһим. 5 февральдә Фәнис Бикбаевның әнисе Мәгъшия апа бакыйлыкка күчкән, авыр туфрагы җиңел булсын. Гомере буе Фәнисен теленнән төшерми яшәгән, тиздән 91ен тутырасы ана үзен кадерләп баккан төпчек улы Фәнәвил белән килене Гөлнарага разый булып киткән.

Бүген, 15 февральдә районда әфганчылар бер-берсе белән күрешеп истәлекләр, хатирәләр барлаша, мәктәпләрдә алар белән очрашулар уздырыла.

Ә без сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, әфганчы райондашыбыз Фәнис Тимашевның яңа гына табадан төшкән шигырен тәкъдим итәбез. Бу шигырь сүзләре мәрхүм әфганчыларның рухына дога булып ирешсен.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International