“Курса МТСы”нда үсеш бар

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

“Курса МТСы”нда үсеш бар

Узган ел Сабантуйлары узгач: “Эх, Урта Курса сабантуена барасы калган икән, анда Казаннан нинди генә артист килмәгән!” – дип тел шартлатучылар булды. Үткән шимбәдә булып үткән “Курса МТСы” ширкәтенең хисап җыелышы да табыннар артында Казан артистлары белән бергә барды.

Ел да шулай. Бу юлы алар Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов төркемен чакырганнар. Чыгыш- лар, бүләкләүләр җыр, музыка, шаян сүз белән аралаштырып барылды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.

– 2016 ел коры килде, – дип сөйләде ширкәт җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Шуңа карамастан, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 35 центнер, бер шартлы терлеккә 30,8 центнер азык җыйнап ала алдык. Җитәрлек күләмдә симәнә, фураж туплап куйдык. Шәхси хуҗалыкларга арзан бәядән печән, салам, фураж бирелде. Бер сыердан сөт савуны 20 литрга җиткерә алдык. Сыйфаты да яхшы. Башкарылган эшләр күп, үсеш бар. Техника, ындыр табаклары яңартыла, яңа машиналар алына, куәт арта. Әмма без әле булган мөмкинлекләрдән файдаланып бетермибез.

Рәүф Гыйлаҗетдинов кимчелекләрне атап, аларны бетерү юлларын күрсәтте, белгечләрне, механизаторларны, терлекчеләрне эшкә игътибарны тагын да артты- рырга чакырды. Тырышып эшләгәннәре өчен авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде. Соңгы елларда яшьләрнең авылда калуын да әйтеп үтте ул. Узган ел ике егет хуҗалык стипендиаты булып Үрнәк агросәнәгать көллиятенә укырга кергән. Тагын бер стипендиат егет Казанда авыл хуҗалыгы академиясендә укый.

Хуҗалык хәленең нинди икәнен төзелеш, төзекләндерү эшләре дә әйтеп тора. Урта Курса фермасында 100 башлык торак сүтелеп, яшь бозаулар торагы корылган. 300 баш танага яңа ферма төзелгән, зур итеп кардалар эшләнгән. Аларга плитәләрдән 200 метр юл салынган. Түбән Курсада гараж ныклап төзекләндерелгән. Иң күп эш амбарда башкарылган. Кайберләрен әйтеп үтәбез. 6 млн. сумлык киптерү комплексы корылып, ул газга тоташтырылган. Дүрт складка ремонт үткәрелеп, асфальт җәелгән. Сарай–Чокырчада искесе урынына өр–яңадан симәнә суыру линиясе кора башлаганнар. Беррәттән социаль объектларны, юлларны төзекләндерүдә булышлык күрсәтелгән.

– 1 сум продукция җитештерү өчен 69 тиен чыгым киткән, – дип сөйләде хуҗалыкның баш икътисадчысы Алия Гапделфәртова. – Бер кешенең хезмәт хакы уртача 17078 сум тәшкил итә. Хезмәт хак- лары авыл хуҗалыгында башка тармаклар белән чагыштырганда ким. Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр сәнәгать товарлары белән чагыштырганда тигез артмый, шул сәбәпле тиешле табыш алынмый. Әгәр дә табыш күбрәк булса, хезмәт хакларын һәм башка социаль чараларны тагын да арттыра алыр идек.

Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина уңай күренешләрне һәм проблемаларны атап үтте. Үзара салымны да алар башка җирлекләргә караганда күбрәк җыя (800 сум) һәм, әлбәттә, авыл проблемаларын да киңрәк хәл итәләр.

– Бүген безне иң борчыганы – Урта Курсада шәхси хуҗалыкларда су булмавы, – диде ул. – Бу мәсьәлә кичекмәстән хәл итүне сорый.

Эшлекле сөйләшүдән соң, иң күңелле минутлар җитте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин савымчы Алия Мөхәрләмовага һәм баш зоотехник Рафил Абдуллинга тырыш хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Ширкәт җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов һәр алдынгыга, матур итеп бәя биреп, Мактау грамоталары, әйберләтә һәм акчалата бүләкләр бирде.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International