Әфганстан. Безнең язмыш авыруы...

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Әфганстан. Безнең язмыш авыруы...

 

15  февраль – сугышчы-әфганчылар бәйрәме дә, хәрби бурычын Ватаннан читтә үтәүче һәлак булган  барлык сугышчыларны искә алу, хәтер һәм кайгы көне дә.

Шушы вакыйгалар кысаларында Арча муниципаль районында 15 февраль көнне тантаналы чара үткәрелде. Чарада сәлам сүзләре белән  Арча  районы  башкарма  комитеты  җитәкчесе урынбасары Р.И. Гарифзянов, Арча “Сугышчан туганлык” оешмасы рәисе

С.Л. Багаутдинов һәм  ТР Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары

А,А. Бурганов чыгыш ясадылар.

 Чара ахырында чакырылган кунаклар өчен Арча район мәдәният йорты үзешчәннәре һәм Арча педагогик көллияте хәрби-патриотик ансамбле  тарафыннан  бәйрәм концерты булды.

 Тантаналы чара тәмамланганнан соң, Әфганстан сугышы хәрәкәтләрендә катнашучылар һәлак булган сугышчылар мемориалына чәчәкләр  куйдылар һәм өенә кире әйләнеп кайта алмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International