Бочче ярышы буенча шәһәрләр арасында регионара турнир узды.

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

2017 нче елның 11нче февралендә Арча муниципаль районы “Арча Укучылар сарае” базасында бочче ярышы буенча шәһәрләр арасында регионара турнир узды. Анда Казан, Яшел Үзән, Чабаксар, Арча, Балтач районнарыннан спортсменнар  катнашты. Турнирны “Арча Укучылар сарае” директоры Гиниатуллин Руслан наил улы оештырды. Турнирның спонсоры ООО “Айракс Сәүдә йорты”, кунакларга чәй оештырды һәм истәлеккә сувернирлар тапшырды. Арча укутычылар коллеятенең волонтёрлары да бик зур ярдәм күрсәттеләр. Арча Укучылар сареның бочче берләшмәсе 1нче урынны алды һәм кубок белән бүләкләде. Җиңүчеләрнең исемлеге-

Шакирова Ралина – 1 урын

Гарифзянова Гулюса – 3 урын

Рахматуллин Тимур – 2 урын

Шарафутдинов Рамиль – 1 урын

Сунгатуллина Зиля – 2 урын

Загидуллина Фанзия – 2 урын

Мустафин рустам – 1 урын

Низамов Айрат – 2 урын

Сагдуллин Ранис – 3 урын

Асхиева Зарина – 1 урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International