Ярты гасырдан артык сәламәтлек сагында

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Ярты гасырдан артык сәламәтлек сагында.

        16 нчы февральдә Арча “Мәрхәмәтлек үзәге” нең өйгә барып социаль  хезмәт күрсәтү бүлегендә карауда торучы Мухамедова Роза Абдулхак кызы үзенең 90 яшьлек  юбилеен билгеләп үтте. Ул - “РСФСР ның  сәламәтлек саклау отличнигы” значогы белән бүләкләнгән югары категорияле врач – терапевт.

         Аны  котларга  Арча  муниципаль районы  башлыгы урынбасары Осина Любовь Михайловна һәм халыкны  социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Аглиев Ильдус  Коттус улы килгән иде.   Роза Мухамедовага Россия президентының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, олуг юбилее белән җылы котлауларын җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International