Иң бәхетле кеше – кирәкле кеше

2017 елның 17 феврале, җомга

Иң бәхетле кеше – кирәкле кеше

Безнең мөхәрриребез шулай дип әйтергә ярата. Моны хастаханәгә кереп яткач аеруча тоясың икән.

– Ильяс абый, син үзеңне иҗади командировкада дип исәплә. Синнән бер репортаж, – диде ул.

Исрафил Рәхмәтулловичка рәхмәт, һәр көн хәлне белешеп, сорашып, рухландырып торды.

Әле февраль башында гына зур үзгәрешләр кичергән шәһәр хастаханәсен фоторәсемгә төшереп газетага биргән идем. Беркайчан да, беркайчан да дип әйтмә, диләр бит. Менә инде анда яшәп карарга да насыйп булды.

– Миңа репортаж язарга куштылар әле, – дидем каршыдагы койкада урнашкан Илшат Бәдыйковка (Мөрәле авылыннан).

– Язабыз аны, Ильяс абый! – ди бу. – Мин сиңа китап язардай материал бирәм.

Тора–бара мин моның шулай икәнлегенә инандым. Мөхәммәт абый Мәһдиев исән булса чыннан да повесть яки роман язарлык байлык бар бу кешедә. Аяк-лы энциклопедия инде менә! Операциягә әзерләгәндә, аннан чыгып бераз хәл алгач та барыбызны да авызына каратып тотты ул. Энекәш китергән яңа газеталарны да Илшат йокыга киткәч кенә укып ала идем.

Илшат бар өлкәдән хәбәрдар. Һөнәре буенча шофер. Машинада йөргәндә күргәннәре үзе бер тарих. Авылга урман терәлеп торсын да, ничек агач кисү осталыгына өйрәнмисең. Егыла торган агачның әйләнеп китеп бер авылдашын басып китүе, аны коткарып кала алулары, өч көн аулый торгач зур кызыл канатны ничек эләктерүе, бүре аулашып йөрүе, гөмбә җыю серләре, кошлар, җәнлекләр дөньясы...

Болары ярар инде. Берзаман төрле илләрнең патшаларын, генсекларны исеме, атасының исеме, фамилияләре белән атый башламасынмы бу!

– Менә син Борис Николаевич Ельцинның Арча Сабантуена ни өчен килгәнен беләсеңме? – ди Илшат.

– Кунак булырга, күрмәгәнен күрергә, диптер инде.

– Арча Сабантуена Леонид Ильич Брежневны да чакырган булганнар, – дип сөйләп китте әңгәмәдәшебез. – “Анда нишлиләр?” – дип сораган. “Анда татарча көрәшәләр, җиңүчегә тәкә бирәләр”, – дигәннәр. “Урак–чүкеч” ордены бирмәгәч, барып йөрмим”, – дигән бу.

Сабантуйга Константин Устинович Черненконы да дәшеп караганнар. Бу да: “Анда нишлиләр?” – дип сораган. “Капчык киеп йөгерәләр”, – дигәннәр. “Капчык киеп йөгерү түгел, җәяү дә йөреп булмый әле монда”, – дигән.

Михаил Сергеевич Горбачевны да китерергә тырышып караганнар. “Анда нишлиләр?” – дигән. “Биек колгага менәләр”, – дигәннәр. “Анда Раиса Максимовна белән бергә менеп буламы соң?” – дип сораган. Бер генә кеше менә дигәч, килүдән баш тарткан.

Борис Николаевич Ельцинның: “Анда нишлиләр? “ – дигән соравына: “Анда чүлмәк ваталар”, – дигәннәр. “О, мин ватарга булдырам!” – дип ул ризалык биргән.

 Бу кеше гел көлдерә икән, дип уйларга ашыкмагыз. Сүз әкренләп җитди темаларга күчә. “Булгария” теп- лоходында һәлак булган якташларны, Казан аэропортында һәлакәттә гомере өзелгән Гөлнара Рәшитованы (әтисе Шура авылыннан) искә алдык.

– Сочи шәһәре янында һәлакәткә очраган самолетта һәлак булган биюче Казан кызы Ралинә Гыйльманова безнең туганыбыз, – ди Илшат. – Аның әтисе белән минем әни – бертуганнар. Бик тырыш, булдыклы кыз иде, гел укыды. Җирләргә дә бардык. Әле кырыгына чакырдылар.

Илшат миңа репортаж язышырга гына түгел, башкаларга да бик кирәк икән. Туганнары, хатыны, улы, кызы, тагын әллә кемнәр шалтырата. Берзаман палатага балкып хатыны Лилия килеп керде. Болай да якты бүлмәгә кояш алып керде, ул кояшны безгә калдырып китте.

Лилия фермада бозаулар карый. Сменалап эшлиләр. Вахта автобусы белән йөртәләр, авыллар буйлап җыеп. Икенче сменадан кайтканда төн урталары була яза икән. Айлык хезмәт хакы – 10 мең сум чамасы.

Ә сезне дәвалаучылар кайда соң, дигән сорау тугандыр. Алар безнең белән, керәләр, хәлне сорашалар, укол кадыйлар, система куялар, анализлар алалар. Хирургия бүлеге мөдире Рөстәм Тәлгатович көн дә (шимбә, якшәмбе дә) иртәнге якта палаталарга кереп хәлләрне сораша, ярдәмчеләренә күрсәтмәләр бирелә. Бу вакытта уен–көлке, әңгәмәләр тынып кала, бар да җылы сүзләр көтеп табибларга карый. Шунда ярый әле бу дөньяда табиблар бар дигән уй килә.

Табиблар чыгып киткәч әңгәмәләр дәвам итә.

– Бу Рөстәм Тәлгатович бигрәк кешелекле кеше, аның белән сөйләшүе үк рәхәт, – ди Илшат. – Чын табиблар сүзләре белән дә, куллары белән дә дәвалый, диләр бит.

– Мин монда берничә ел элек яткан идем, – дип сүзгә кушыла бер иптәшебез. – Идәндә ертык линолеум иде. Ә хәзер ничек ялт иткән!

Палаталарда идеаль чисталык дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Иртән идәнне юып, тузанны (монда бармы икән ул?!) сөртеп чыгалар. Алар артыннан тикшерүчеләр керә. Көндез, кич тә шулай. Гомуми утлардан тыш, һәр койка турысында аерым ут бар. Кирәк булганда кабыза аласың. Шунда ук кирәк була калса дип сигнал җайланмалары урнаштырылган.

Һәр койка янында кечкенә, җиңел өстәл, тәпиләре белән йөгереп килә дә, синең каршыңа урнаша. Уңайлы биеклеккә көйли аласың. Ризыкны ишек янына китерәләр, йөри алганнар барып ала, китереп бирер- гә дә әзерләр. Мин үзем дәүләткә артык кыйммәткә төшмәгәнмендер, чөнки берничә көн ашарга ярамый иде. Ашаудан зарланучы юк, гомумән, мондый проблема юк биредә. Өйдән дә китереп торалар бит. Болар өстенә көн саен я груша, я алма, я сок, я апельсин өләшеп чыгалар.

Тәмәке тартуга чик куюлары аеруча ошады (тартучылар болай дип язганга ачуланыр инде). Бәдрәфтә дә, хәтта урамга чыгып пыскытырга да ярамый. Өлкән яшьтәгеләр ничек кенә күрмәгәндә тартып керергә дип хыяллана. Бераз аңлату эшләре дә алып барып карадым, олы кешенең авыздан төтен чыгарып торуын мин бөтенләй аңламыйм, үзегез сәламәтләнергә дип килгәнсез, үзегез үпкәгезгә төтен тутырасыз, дим.

Яңа Иябаш егете (яшь әле, ике яшьлек малай бар, ди) Фирзәр үз дөньясы белән яши. Үтәли җилдә эшләп тамагына салкын тидергән. Бер төн кунды да: “Безнең команда бүген хоккей уйный, мине чыгармаслармы икән”, – дип хыяллана башлады. Ул безнең әңгәмәләргә сирәк кушыла, дуслары илле видео җибәргәннәр, телефонына кереп чумган.

Бүген безнекеләр Швеция белән хоккей уйный. Исәпне фаразлап һәр кешенекен язып куябыз. Фирзәр хәбәр итеп тора. Хоккейга барыбызга караганда якын кеше шул ул. Аның фаразы рас килде, 4:2 исәбе чехлар белән уйнаганда да ярап куйды.

Фирзәр күп балалы гаиләдән, программа буенча фатир алганнар. Дәүләтнең әйбәт яклары күп.

Палатада үзем генә калдым. Бүген миңа да чыгасы, дембель кәефе. Юк, монда ялгызлык озакка бармый. Ишектән ыспай гәүдәле, интеллигентларга охшаган күркәм, ир уртасы кеше килеп керде. Баштан: “Профессорлар ук монда ятмас инде, укытучы–мазардыр”, – дигән уй узды.

Исәнләштек, районның бер авылыннан (белгәннәр үзләре чамалар) икән бу.

– Миңа больницаларда күп ятарга туры килде, – диде ул. – Мәктәпне тәмамлагач армиягә алмадылар (нинди авыру икәнен белмәдем, хәзер генә табиблар сиңа тракторда эшләргә ярамаган, диләр). Җиңелрәк эшләрдә йөргән булсам 55–60 яшьләрдә генә чыгасы булган икән. Үрнәктә укып кайттым, 19 ел тракторда эшләдем. Тора–бара авыруым (буыннар авыруы) көчәя барды, иртән гәүдә катып кала, угалап, йомшатып торгызалар мине. Газап- ланма, тукта, диләр өйдәгеләр. Мин ремонтка дигән булып чыгып китәм, ә үзем кабинага көчкә үрмәләп менеп, басуга җир эшкәртергә китәм. Кабинага менә алмый башлагач туктадым.

– Син үзең кайдан? – дип сорады әңгәмәдәшем.

– Мин үзем Арчада яшим, тумышым белән Корайван авылыннан.

– Кайда эшлисең?

– Район газетасында. Безнең газетаны укысаң, минем фамилия таныш булырга тиеш.

– Анда нәрсә эшлисең?

– Язам.

– Журналист инде алай булгач, журналист булсаң, яшьләрнең авылда ник калмаганын әйтимме?

Минем җавапны көтеп тормады ул.

– Казаннан телевизордан “Таяну ноктасы” тапшыруында да шул сорауга җавап эзләделәр. Берничә көн барды ул. Минем моңа җавабым әзер: кеше кадере булмаганга!

Безне мәктәптә укыганда класс белән фермага эшкә алып баралар иде. Кызлар сыер сауды, малайлар булышып йөрде. Авылда эшләгән кешегә кадер–хөрмәт бар иде. Миңа колхоз вакытында берничә ел эшләү бәхете тиде. Колхоз рәисе бик акыллы, яхшы кеше иде. Ул тәртип сакланса мин бүген байрак күтәреп йөрүче тракторчы булыр идем. Инвестор килгәч бар да бетте, кешегә кадер дә, техника да. Җитәкче янына килеп берәр әйбер сорасаң: “Син үз корсагың (әңгәмәдәшем телендә ул башка сүз белән әйтелде) өчен йөрисең!” – дип җикеренә.

Мин балаларымны авылда кала күрмәгез, дип үстердем. Сыер савучылар бездә 3 мең сум хезмәт хакы ала, монда яшьләрне калдыру турында нинди сүз булырга мөмкин?

Шул урында әңгәмәбез өзелде, аны операциягә алып киттеләр...

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International