Арча бочче осталары – беренче!
Арча Укучылар сараенда тренер Фәрит Минхәеров җитәкчелегендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бочче секциясе уңышлы гына эшләп килә. Әлеге коллектив төрле ярышларга бара, җиңүләр яулап кайта.
– Безнең белән шөгыльләнгәне, шушы уен төрләренә төшендергәне, үзебездә киләчәккә өмет уятканы, җиңү шатлыклары танытканы өчен тренерыбызга чиксез зур рәхмәтлебез, – диде бочче буенча Арча җыелма командасы капитаны Рамил Шәрәфетдинов. – Аннан ярышларга йөрергә махсуслаштырылган автобус биргәннәре өчен дә район хакимиятенә, җитәкчесенә командабыз исеменнән рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Хәзер безнең бурыч – зур җиңүләр белән җавап бирү.
– Ә җиңүләр әле алда. Мәскәүгә барырга җыенабыз. Рамил уңышлы чыгыш ясар дип өметләнәм, – диде әнисе Тәнзилә ханым.
Тәнзилә Шәрәфетдинова улына бер яшь тулып, авыруы турында белгәннән соң бөтен гомерен баласын тәрбияләүгә багышлый. Нинди генә табибларга мөрәҗәгать итми, кайларга гына бармый, ничек кенә дәваларга тырышмый ул. Кытай табиблары да, им–том итүчеләр дә калмый. Тик файдасыз.
Әмма ана моның белән генә кулын төшерми. Улына һөнәр үзләштерер- гә ярдәм итә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзе алып йөреп, читтән торып һөнәри белем алырга булыша. Хәзер Рамил компьютерны бик яхшы белә, шигырьләр яза һәм яңа шөгыле – бочче белән мавыга. Ә Тәнзилә ханым шуның өчен сөенеп туя алмый. Бу ярышка да ул Рамил белән бергә килгән иде.
Бочче буенча ярыш районда яңалык түгел. Традициягә әверелеп бара дисәң дә була. Әмма моңа кадәр ул ачык район ярышы буларак үткәрелсә, быел ачык республика ярышы дәрәҗәсенә күтәрелде. Һәм аны тренер Фәрит Минхәеров белән берлектә Арча Укучылар сарае оештырды. Волонтерлар – Арча педагогика көллияте студентлары ярдәмгә килде.
– Иганәче, бочче буенча район федерациясе җитәкчесе Әгъләм Локманов барлык катнашучылар өчен чәй өстәле һәм бүләкләр әзерләде, – диде Арча Укучылар сарае җитәкчесе урынбасары Айгөл Галәүтдинова.
Ачык республика ярышына Казаннан, Яшел Үзән, Балтач районнарыннан һәм Чабаксардан да командалар килгән иде. Тантаналы өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнаштылар һәм бочче осталарына уңышлар теләделәр.
– Бу ярышта халыкара күләмдә чыгыш ясаган спортчы да бар. Яшел Үзән командасы составында чыгыш ясый, – диде соңыннан Рамил Гарифҗанов. – Шуны да әйтеп китәргә кирәк, “Таттелеком” җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин Арча җыелма командасына бочче уены өчен утызар мең сумлык ике комплект туп алып бирде һәм 100 мең сумга киемнәр дә бүләк итәчәк.
– Бочче уены өчен тупның төрлесе була. Арзанлылары ишегалдында уйнар өчен генә ярый. Ә болары сыйфатлы, нәкъ менә ярышларда файдалану өчен, – дип өстәде тренер Фәрит Минхәеров.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны сөендерү, аларда тормышка ямь уяту, җиңүгә дәрт кабызу өчен җаны–тәне белән тырышып йөргән, кечкенә генә җиңүләренә дә зурдан кубып шатланган изге күңелле кеше өчен бу да зур сөенеч.
Ә команда борчылырга юл да куймый. Җиңү арты җиңү генә китерә. Бу юлы да арчалар беренче урынны яулады. Чабаксардан килгән бочче осталары – икенче, Яшел Үзән командасы өченче урында. Аерым уенчылардан Арчадан Ралинә Шакирова, Зәринә Әсхиева, Рамил Шәрәфетдинов, Рөстәм Мостафин – беренче, Тимур Рәхмәтуллин, Зилә Сөнгатуллина, Фәнзия Заһидуллина, Айрат Низамов – икенче, Гөлүсә Гарифҗанова, Рәнис Сәгъдуллин өченче булдылар.
– Мин Арчада беренче тапкыр, – диде Чувашиянең “Ирек” дип аталган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау төбәк җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Павел Никитин, кыскача гына оешма, аның эше белән таныштырып киткәннән соң. – Шундый дәрәҗәдә ярыш оештыруга, район җитәкчеләренең битараф булмау гына түгел, ярдәм итеп йөрүләренә, үзләренең дә чарада катнашуларына хәйран калдым. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә үзләрен күрсәтү өчен бик кирәкле чара бу. Һәм Арча районы җитәкчеләре моны аңлый. Рәхмәт аларга.
Гөлсинә Зәкиева