Депутат мәктәпне ошатты

2017 елның 17 феврале, җомга

Депутат мәктәпне ошатты

– Ана телен гаиләдә сакларга кирәк, – диде депутат Ринат Закиров. – Моны аңламаган кеше карашлары буенча чикле, ул киләчәкне, дөньяны тирәнтен күзалламый.

Шушмабаш мәктәбендә 11нче сыйныфта парламент дәресендә әйтелгән сүзләр болар. Казаннан “Бөтендөнья татар конгрессы” башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закировның авылга кайтуы, дәрестә катнашуы, гади итеп аралашуы мәктәп укучысы өчен тәэсирле вакыйга иде. Кунакны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов озатып йөрде. Депутатны зур игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Башта укытучы Рәзинә Сәгъдуллина “Татарстан – 2030, социаль–икътисади үсеш стратегиясе” темасы буенча дәрес үткәрде. Укучыларның теманы аңлап, акыллы итеп сөйләшүләре депутатка ошады. Укучылар 2030 елга бару юлын ничек күзаллый? Бер караганда, ул гади генә кебек. Кеше сәламәт, белемле, тирә–як мохитне сакларга, үткәнен белергә, культуралы, мәгърифәтле булырга тиеш. Әмма ул планны тормышка ашыру җиңелләрдән саналмый. Укучылар түгәрәк өстәлләр артына утырып, сәламәтлек, экология, мәгариф, мәдәният өлкәләре буенча үз планнарын төзеделәр. Һәркайсының чыгышында “оста, белемле белгечләр әзерләргә”, дигән уртак фикер бар иде. Чишмә башы каян башлана? Белемне балага сеңдерә белүче оста укытучыдан, диярсез. Сүз дә юк, һәркайда яхшы белгеч кирәк. Бүген әти–әниләрнең баласын (начар укыса да!) ничек тә югары уку йортына укырга кертергә тырышу вәзгыяте бара. Белемгә омтылу бик әйбәт. Әмма югары уку йортына барып, бушка вакыт үткәргән яшьләргә караганда, мәсәлән, Үрнәктәге агросәнәгать көллиятендә белем алган егет күпкә отачак! Ул анда техниканы өйрәнеп чыгачак һәм иң кирәкле кеше булачак. Үз эшен башлап җибәрсә, бигрәк тә. Белемне аны алга таба да туплап була.

Милли мәгарифне үстерү концепциясе турында да сөйләшенде. Ана телебезне саклаучы авылларда халыкның аз калуы, шәһәрләшү иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Халыкны эшле итү, активлаштыру, үз эшен булдыру сәясәтенә тарту – болар авылларны саклап калуның нигезе.

– Рәхәтләнеп татар телендәге дәресне тыңладым, – диде соңыннан Ринат Закиров.

Республиканың бүгенгесе, киләчәге, тормыш турында сөйләшкәндә депутат көтелмәгән сораулар да бирде.

– Кайсыгызның Мөхәммәт Мәһдиев китапларын укыганыгыз бар? Ә укырга кирәк. Аның әсәрләре тулы бер тормыш мәктәбе. Аннан күп нәрсәгә өйрәнергә була.

Мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрдәнова депутатны мәктәп һәм коллективның казанышлары белән таныштырды. Мәктәпкә килеп керү белән яланаяклы бер малай (Римма Ибраһимова исемендәге “Халык зур ул, моңлы ул” конкурс–фестиваль гран–при иясе, 4 сыйныф укучысы Таһир Кәримов) “Су анасы”н сөйләп, “Агымсу”ны җырлап шаккатырды. Мондый балалар тәрбияләгән мәктәп 2030 елда нинди булыр икән!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International