Дуслык күпере

2017 елның 17 феврале, җомга

Дуслык күпере

Пермь өлкәсе Барда районы Барда гимназиясе белән Г.Тукай исемендәге Ашытбаш мәктәбе арасында үзара хезмәттәшлек турында ике ел элек килешү төзелгән иде.

“Килешү һәрберебез өчен дә файдалы булды. Методик ярдәмлекләр белән булышып, уртак проектлар, бәйгеләр, видеоконференцияләр уздырылып тора. Бу чаралар татар теленә кызыксыну уяту, укучыларда телебезгә, милләтебезгә, аның гореф-гадәтләренә ихтирам хисләре тәрбияләү, телебезне саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла. 2016 елда Барда гимназиясе дә олы дәрәҗәгә лаек булып, аңа Г.Тукай исеме бирелгәч, бөек шагыйребезнең исемен йөрткән ике белем йортында уртак эшләр, киләчәккә планнар тагын да күбәйде: шагыйрьнең иҗатын тагын да тирәнтен өйрәнү, үзара тәҗрибә уртаклашу, фәнни-практик конференцияләрдә катнашу бурычы куелды”, — дип сөйли район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр бүлеге методис- ты Энҗе Мостафина.

2015 елда безнең районнан делегация Бардага барган булса, 9 февральдә Барда гимназиясе директоры Нурия Исмәгыйлева һәм укытучылардан торган төркем Ашытбаш мәктәбенә кунак булып килде. Очрашуда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев та катнашты.

Ашытбаш мәктәбе укучылары һәрьяктан сәләтле: сәнгать өлкәсендә дә сынатмый, спорттагы, укудагы уңышлары әледән-әле ишетелеп тора аларның. Бүген дә мәктәп коллективы кунак- ларга осталык дәресләре күрсәтеп, җыр-биюле, шулай ук авыл тарихына бәйле чыгышлары белән осталык- ларын күрсәтте. Әнә шул ирешелгән уңышлары кунак- ларда соклану уятты. Бардалар татар иленнән читтә яшәсә дә, рус телендә белем бирүче гимназиядә татар теле тиешле югарылыкта куелган. Белем йортының дәрәҗәсе дә югары. “600дән артык укучыбыз бар, укырга килергә теләүчеләр күп, тик урын җитмәгәнлектән артык бала ала алмыйбыз”, — ди Нурия Исмәгыйлева. Киләчәктә бардалар белән бергә хезмәттәшлек алып бара торгач, кем белә, бәлки безнең укучыларга да чит илгә китеп уку мөмкинлеге булдырылыр, чөнки бардалар Германия мәктәбе белән хезмәттәшлек итә, укучылары берникадәр вакыт чит илдә укып кайта.

Зөлфәт Дәүләтбаев та ике мәктәп арасындагы хезмәттәшлекнең киләчәге өметле булуына басым ясады. Киләчәктә укучылар интеллектуаль уеннарда очрашып белемнәрен ныгытыр, дуслык күперләре көчәер дигән планнары бар җитәкчелекнең. Ә аңарчы райондашларыбызны Барда җире көтә — Нурия Исмәгыйлева Арча районы укучыларын һәм укытучыларын Тукайның туган көненә үзләрендә уздырылачак бәйрәмгә чакырып китте.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International