Америкалылар тәҗрибә алып китте
8 февральдә Арча педагогика көллиятенә Америка мөгаллимнәре килде. Көллияткә аяк басуга америкалылар чәк-чәктән авыз итте. “Ләйсән” вокаль ансамбле кунакларны дәртле җырлары белән каршы алды.
Аларның сәфәре чит илләрдәге уку йортлары белән хезмәттәшлек итү кысаларында, Американың Мичиган штатындагы Феррис исемендәге университет тарафыннан урта һәм югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләренең стажировкасы максатында оештырылган иде.
Стажировка турында узган елның ноябрь аенда көллияттә узган Халыкара фәнни-практик конференциядә сүз булды. Бу конференция- дә Феррис университетында укытучы Казан кызы Лилия Касерта да катнашты һәм стажировка турында ниятләре турында сөйләде. Менә, ниһаять ул көн килеп тә җиткән!
Кунакларны көллият фойесында студентлар ясаган күз явын алыр-лык эшләнмәләр, милли киемнәр, Мөрәледә яшәүче Минсадыйк Әсхәдуллин тарафыннан агачтан ясалган сувенирлар (бу күргәзмәне “Көнбатыш” ТҖҮ оештыр- ган) каршы алды. Милли бизәкләр төшереп чигелгән чүәкләрне, түбәтәйләрне (беренче көнне үк чит ил кунакларына түбәтәйләр бүләк ителде һәм алар аны киткәнче салмады) америкалылар кулдан-кулга йөртеп сок- ланып карады.
Көллиятнең уку-укыту кабинетлары, базасы белән танышканнан соң америкалылар “Әлифба” музеенда булды. Буш кул белән килмәгәннәр, музейга алар үз милләтләренең (делегация составында берничә милләт вәкиле бар) Әлифба китапларын бүләк итте. Аннары шушында ук кунаклар “ТатАрча кичләр” кысаларында ике командага бүленеп “Акыл-батл” интеллектуаль уенында Арча, Әлифба музее, Татарстан, Россия турындагы мәгълүматлар буенча белемнәрен ныгытты.
Чит ил педагоглары районыбызда 14 февральгә кадәр торды. Шул вакыт эчендә америкалылар студентлар белән очрашуларда булдылар, лекцияләр укып-тыңлап, студентлар белән аралаштылар, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына һәм Казанның техникум-көллиятләренә сәфәр кылынды.
Китәр алдыннан Арча педагогика көллиятендә чит ил кунакларының эшлекле сәфәренә нәтиҗә ясалды. Төшкә кадәр кунаклар Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә корса, төштән соң Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре белән очрашты.
Америкалылар районыбыздагы кунакчыл- лыкка, көллияттәге укытучы һәм студентларның бер-берсенә ихтирамына, ярдәмчеллегенә соклануларын белдерде. Район башлыгының киләчәктә студентлар алмашу буенча фикере кызыксындырды. “Бездән аермалы буларак, сездә махсус һөнәри уку йортында белемне аерым бер юнәлеш буенча бирәләр, ә бездә конкретлашу юк, барысын бергә өйрәтәләр, — ди чит ил вәкилләре. — Сездә укыту системасында әти-әни, педагог, администрация бергәләп уртага салып эшли, ә бездә андый якынлык юк, әти-әни педагогтан читтә тора”. 1 атна эчендә генә дә мөгаллимнәр үзләренә эш тәҗрибәсендә кулланырлык күп мәгълүмат туплаган. Киләчәктә, җәй айларында тагын килү ниятләре бар. Безнең укыту алымнарын үрнәк итеп алырлык булгач, әлбәттә, килер алар. Ә безнең студентларга, һичшиксез, Америкага барып, аларныкына безнең илгә килеп уку мөмкинлеге туар, чөнки җитәкчелек әлеге фикерне хуплап, юлларын табу турында уйланачагын белдерде.
Розалия Зиннәтова