Юл төзүчеләр хисап тотты

2017 елның 17 феврале, җомга

Юл төзүчеләр хисап тотты

“Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы хисап җыелышында 2016 елда башкарган хезмәтләрен барлады, агымдагы елга бурычлар билгеләде.

– 2016 елда Арча филиалы көче белән автомобиль юлларын төзү, төзекләндерү, карап тоту буенча үзебезгә караган биш муниципаль районда 1 миллиард, Арча районында гына 527 миллион 604 мең сумлык эш башкарылды, – диде филиал җитәкчесе Альберт Сафиев. – Максатчан федераль программа нигезендә Күкчә–Бирәзә юлына вак таш җәелде, суүткәргеч торбалар куелды. Чиканас, Ашытбаш–Ташкичү, Мөрәле–Сеҗе, Ашабаш авылларына илтүче юлларга асфальт җәелде. Шулай ук бу объектларда да суүткәргеч торбалар салынды.

Татарстан Республикасы программасы буенча да зур күләмдә юл эшләре алып барылган. “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы юлчылары тырышлыгы һәм көче белән хәзер Яңа Чүрилегә, Наласага, Иске Ашытка асфальт юл илтә. Арча–Теләче, Казан–Малмыж юлында, кайбер Арча урамнарында, Яңа Кырлайда юлларны төзекләндерү эшләре алып барылган. Шулай ук асфальттагы чокырлар төзекләндерелгән, кышкы сезонга кирәкле чимал тупланган һәм башка эшләр башкарылган.

– 2016 ел нәтиҗәләре буенча филиал һәр өлкәдә беренчелекне яулады. Финанс–икътисад күрсәткечләре бик яхшы булды. Даими үткәрелеп килә торган республика һөнәри осталык бәйгесендә ике ел рәттән без беренче булдык. Өч ел рәттән “Татавтодор” акционерлык җәмгыяте сис- темасы оештырган чаңгы ярышында беренче урында безнекеләр. Узган ел шахмат буенча да Казанда беренче урынны яулап кайттык, – диде филиал җитәкчесе.

Юлчыларның хезмәтләре күз алдында. Үзең шул юллардан йөргәч, аны күрми һич мөмкин түгел. Районның кайсы почмагына чыгып китсәк тә, асфальт юлдан элдерәбез. Моның өчен без, әлбәттә, юлчыларыбызга рәхмәтле. Әле асфальт салынырга өлгермәгән авылларда яшәүчеләр дә хәзер шуңа өметләнә. Быел “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы ни белән шатландырырга әзерләнә?

– Яңа Кенәр зонасында күләмле эш башкарылачак, – диде планнары белән таныштырып Альберт Сафиев. – Шурабаш авылы эченә кереп Байкалга (4,440 километр арага) асфальт юл салыначак. Яңа Кенәрдән Яңа Ашытка да (6,430 километр), Яңа Кенәрдән Түбән Орыга (2,567 километр) асфальт юл илтәчәк. “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте янындагы таудан (1,8 километр өлешен узган ел эшләгән идек) заводка (1,7 километр), Яңа Кенәр чатыннан Күпербаш чатына (1,5 километр) кадәр арага асфальт түшәләчәк. Арча–Әтнә юлында да төзекләндерү эшләре планлаштырыла. Наласа плотинасы турысыннан Әтнә ягына таба 2,5 километр ара асфальт- ланачак. Юлларны карап тору өчен 94 миллион сум акча бүленеп бирелде. Димәк, бу юнәлештә дә эш алып барачакбыз.

Хисап җыелышында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул район, шәһәр тормышы белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде.

Соңыннан Илшат Нуриев шәһәр эчендәге юлларны төзекләндерүдә актив катнашкан юл эшчеләре бригадиры Фәрит Габделхаковка, асфальт түшәү машинасы машинисты Сетдар Атаевка, автогрейдер машинисты Рамил Мөхәммәтҗановка Рәхмәт хатлары, юл эшчесе Наил Гафуровка, юл мастеры Илнур Хөсәеновка Мактау грамоталары тапшырды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International