Җиребездә тынычлык һәм иминлек булсын!
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне бәйрәменә дә санаулы гына вакыт калды. Шул исәптән, Арчаның 11 балалар бакчасында бүген Ватанны саклаучылар бәйрәменә кадерле әтиләребез, дәү әтиләребез, юл йөрү кагыйдәләре программасы бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова да кунакка чакырылды. Бәйрәм “Кызыл, яшел, сары” дигән исем астында үзды. Исеме бераз гына сәер тоелса да, максаты бик җитди. Ник дигәндә, соңгы елларда, юлларда очраган хәвеф-хәтәрләр, күңелсез вакыйгалар, аяныч язмышлар бик күп. Шуларны истә тотып, кырыс армия хезмәтен үтәп кайткан әтиләр, дәү әтиләр белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, хәрәкәтле уеннар белән биремнәр үтәү бик файдалы булды. Чөнки безнең илебезнең тынычлыгы да, гаиләләрдәге иминлек тә ир-егетләребездән тора. Балаларда тәрбияләнә торган чын патриотик хисләр, батырлык, кыюлык кебек сыйфатлар да алар үрнәгендә тәрбияләнә. Әтиләр дә иң кирәкле теләкләрне безгә җиткерделәр: “Җиребездә тынычлык һәм иминлек булсын!”