"Арча йолдызлары"

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Ел да эстрада сәнгатенең "Созвездие –Йолдызлык" Ачык республика телевизион яшьләр фестивале зона туры алдыннан Арча балалар сәнгать мәктәбендә эстрада сәнгатенең "Арча йолдызлары" район фестиваль-бәйгесе уздырыла. Бәйгенең максаты – катнашучыларның башкару осталыгын үстерү, профессиональ сәхнәгә чыгару юлы белән яшь талантларга ярдәм итү системасын булдыру. Бәйгенең төп бурычы булып районның мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп, шул исәптән авыл мәктәпләре укучылары арасыннан сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне барлау системасын булдыру. Быел бәйгедә районның 23 мәктәп һәм балалар бакчаларыннан 100 дән артык талантлы бала катнашты. Мәртәбәле жюри аларны түбәндәге номинацияләр буенча бәяләде: "Аерым җыр башкару", "Җыр ансамбльләре", "Хореография", "Конферанс".

Март аенда район Мәдәният йорты сәхнәсендә бәйге җиңүчеләре катнашында Гала-концерт һәм лауреатларны, дипломантларны бүләкләү тантанасы узачак. Иң лаеклылар 23–24 мартта район данын Олы Әтнәдә үтәчәк "Созвездие– Йолдызлык – 2017" зона турында яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International