Ватанны саклаучылар көне белән!
Арча халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Мәрхәмәтлек үзәге” хезмәткәрләре Арча педагогия көллияте волонтерлары белән берлектә өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә карауда торучы ир- атларны Совет Армиясе көне белән котладылар.
Карауда торучы хөрмәтле ир – атларыбызга кулдан эшләнгән котлау открыткалары тапшырылды.
Өлкән ир- атларыбыз җылы котлаулары һәм игътибарлары өчен үзәк хезмәткәрләренә һәм волонтерларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.