«Кыю солдатлар”
2017 нче елның 20 февралендә Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары яшүсмерләр өчен “Армия бәйрәме” дигән мәдәни-күнелачу чарасы үткәрделәр.
Бәйрәм балаларга “Без- илнең армиясе” дигән музыкаль видеоролик күрсәтү белән башланды һәм мавыктыргыч конкурслар белән дәвам итте. Аеруча балаларга “Миналанган кыр”, “Кем тизрәк һәм көчлерәк”, “Фразаны үзгәртү” дигән эстафеталар ошады.
Малайлар җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар. Дуслык җиңде! Чара азагында барлык катнашучылар тигез адымнар белән түгәрәкне әйләнеп үттеләр.