Талантны ача белергә кирәк
Арчаның икенче мәктәбендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартын (ФГОС) тормышка ашыру шартларында сәнгать укытучылары эшчәнлеген оештыру” дигән практик район семинары булды.
– Без төрле фәннәр буенча практик семинарларны даими оештырып торабыз, – ди мәктәп җитәкчесе Гөлназ Гыйниятуллина. – Сәнгать буенча практик семинар беренче тапкыр үткәрелә. Түгәрәк өстәлләр, ачык дәресләр, осталык дәресләре тәҗрибә уртаклашу өчен бик кирәк. Чөнки дәресләр ФГОСка туры килергә тиеш. Һәр дәреснең үз таләпләре, үз критерийлары бар. Аннан укытучы үзен күрсәтә, үзен сыный. Бу да бик кирәк әйбер.
Сәнгать буенча практик семинар булгач, ничек инде сәхнәдә чыгышсыз үтә алсын. Мәктәп укучылары һәм укытучылары кунакларга бик матур концерт күрсәтте. Аннан шушы мәктәпнең сәнгать укытучысы Ләйлә Зиннәтуллина, музыка укытучысы Алинә Мөхәммәтгалиева, башлангыч сыйныфлар укытучылары Клара Галиуллина, Венера Мөхетдинова дәресләр бирде.
Ләйлә Зиннәтуллинаның “Полхов-Майдан матрешкалары” дигән сәнгать дәресе 5В сыйныфында үтте. Укытучы башта декоратив-кулланма сәнгате, аның төрләре белән таныштырды, һәр кул эшенең кабатланмас булуын матрешкалар мисалында аңлатты, үзенчәлекләрен әйтте. “Сезнең каршыда бер әйбер. Әмма һәрберегез аны үзенчә күрә, кабул итә, ясый. Кул эшенең үзенчәлеге шул, – диде.
4В сыйныфына музыка дәресенә керер алдыннан укытучылары Алинә Мөхәммәтгалиева белән аралашып алдык. Аны “Ел укытучысы – 2017” бәйгесендә (анда ул өченче урынны яулады) күреп, дәрес бирү ысулына, бөтен күңеле белән кереп бетеп аңлатуына, үз фәнен төнлә уятып сораганда да сөйләп бирерлек итеп белүенә сокланган, бәйге булганга гына шулай тырыша микән дип тә уйлаган идек. Алинә Мөхәммәтгалиеваны дәрес вакытында күргәч, аның үз хезмәтен яратып башкаруын аңладык.
– Мин җиде яшьтән музыка белән шөгыльләнәм. Педагогика көллиятенең музыка бүлегендә укыдым. Аннан Казан педагогия институтының музыка факультетында Айдар Фәйзрахманов кул астында белем алдым. Шунда укытучым: “Һәр бала талантлы. Аны ача белергә генә кирәк”, – дигән иде. Эшли башлагач үзем дә шуңа инандым. Мин башта Казанда 12 ел укыттым, икенче мәктәпкә килгәнемә биш ел, – диде ул.
Алинә Мөхәммәтгалиеваның уйнамаган уен коралы юктыр да. Бик матур җырлый. Биш ел эчендә мәктәптә укучылар белән фольклор, вокаль ансамбль, укытучылар ансамбле оештырган, хор белән дә чыгыш ясый. Балаларның чыгыш- ларыннан да нинди һәм кем хезмәте ятканын аңладык. “Җырлый белмәгән бала юк, авызларын дөрес ачарга гына өйрәтергә кирәк”, – диде укытучы.
Дәресе дә бик кызыклы, тере үтте. Шундый үз эшенә гашыйк укытучылар укытканда талантлы балалар санының артуына бер дә аптырарлык түгел.
Сәхифәне Гөлсинә Зәкиева әзерләде