Көмеш туйлары рәсмиләштерелде
Узган атнада Арча ЗАГС бүлегендә Иске Чүриледә яшәүче Фәридә һәм Айдар Сафиуллиннарның чирек гасыр бергә гомер иткән бәйрәмнәре — көмеш туйлары рәсмиләштерелде.
Алар ЗАГСның “Дан китабы”на имза куеп, “Көмеш туй” таныклыгына ия булды. Бәйрәмдә Сафиуллиннарга районыбыз “сандугачы” Расих Галимҗанов җырларын багышлады, авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина ихлас котлау сүзләрен ирештерде.
Арчадан Иске Чүрилегә килен булып төшкән Фәридә ханымны авыл җирлегендә белмәгән кеше юктыр. Ул — укытучы, балаларның дусты, сердәше. Хезмәтенә намус белән караучы Фәридә Нариман кызы 2011 елда “Иң яхшы укытучы” дипломы белән бүләкләнә.
Айдар Харис улы Кызыл Сарай егете, 1972 елда алар гаиләләре белән Иске Чүрилегә күченеп килә. Тырыш, хезмәт сөючән егет 1988 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлап үз авылларына колхозга эшкә кайта һәм 2003 елга кадәр шунда зоотехник, соңыннан икътисадчы булып эшли. 2003 елда ул Иске Чүриле авыл җирлегендә газ хуҗалыгы өчен җаваплы итеп билгеләнә, депутат итеп сайлана. Айдар Сафиуллин белән без күптән түгел әти-әниләр БДИ тапшырганда очрашкан идек. Киләсе елга улының БДИ тапшырасын уйлап, имтиханның барышын быел ук белеп калырга ашыккан ата. Балалар дип өзелеп яшәгән ата-ана гел аларның киләчәген уйлап яши.
Күркәм гаилә дәрәҗәсен саклап, тирә-яктагыларга үрнәк булып яшәүнең сере нидә? “Бер-береңне хөрмәт итүдә, һәм, әлбәттә, мәхәббәт булуда, — дип елмая Фәридә апа. — Айдар миңа терәк тә, таяныч та, авыр вакытларда җилкәсенә башымны салып юата алырлык кеше дә. Бик ачы хәсрәтләр күргәндә дә, аның “Син миңа кирәк...” — дигән сүзләре яшәргә көч бирде”.
Хәсрәтнең бик ачысын икәүләп күтәрергә туры килә шул, 2006 елда төпчекләре — игезәкләренең берсе — Булатларын юл һәлакәтендә мәңгелеккә югалта Сафиуллиннар. Шөкер, бүгенге көннәрендә гаиләнең һәркемгә үрнәк булырлык хезмәтләре бар, ике яктан да газиз әниләре һәм Фәридә апаның әтисе исән-сау, мәхәббәт җимешләре — балалары Айгөл, Хәйдәр һәм Ниязлары ихтирамлы, тәрбияле булулары белән куандыралар. Тиздән Айгөлләре яңа тормыш юлына аяк басачак. “Мин Арчадан Чүрилегә килен булып төшкән идем, Айгөлне Арчага кияүгә биреп арчаларга бурычны кайтарабыз”, — ди Фәридә апа. Әти-әниләре үрнәгендә намуслы хезмәт, бер-беренә ихтирам йогынтысында тәрбияләгән балалар бүген үзләре тырышып көн итә: Айгөл белән Хәйдәр Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлап, Айгөл хисапчы, Хәйдәр Казан сөт комбинатында эшли, Нияз быел 10нчы сыйныфны тәмамлый. Балаларның әти-әниләренә җиткергән рәхмәт сүзләреннән тыш “Без дә сезнең кебек матур яши алсак иде”, — дип әйтүләре әти-әни өчен затлы бүләкләрдән дә затлырак. “Кызым белән улым бер-бер артлы туып, алар бераз үсә төшкәч, игезәкләремне Аллаһтан үзем сорап алдым. Догалар өйрәнеп, һәр иртә Аллаһы Тәгаләгә балалар бир, дип ялвара идем”, — ди ана.
Үзләре — Айдар абый да, Фәридә апа да дүртәр балалы гаиләдә үскән. Үзе әби тәрбиясе алып, әби назы тоеп үскәнгәдер, балаларының да әби белән үсүенә куана Фәридә апа. Чыннан да, әбиләр тәрбиясе гомер буена сине озатып бара бит.
Гаилә нигезенең ныклыгына мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамнан тыш сабырлык, киң күңеллелек, олыга – олы, кечегә – кече була белү сыйфатлары да мөһим. Сафиуллиннарда бу хисләр — тормыш кануны. “25 ел сизелми дә үтеп китте”, — дип дөрес әйтә алар. Бәхет патшалык иткән җирдә вакыт агышы сизелми ул. Ә Сафиуллиннарга алтын туйларын да райондашлар белән зурлап билгеләп үтәргә язсын.
Розалия Зиннәтова