Кәченең легендар шәхесе

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Кәченең легендар шәхесе

Кәче авылында яшәүче Сәлахетдин абыйга 17 февральдә 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев һәм авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров килде.

Паспортында Галәветдинов Сәлахетдин Галәветдин улы дип язылса да, авылдашлары элек-электән Миңнулла буларак белә аны. “Миңнулла абый җирлектә ир-атлар арасыннан иң өлкәне. Ул авыл урамында күренсә, Аллага шөкер, исән-сау дип сөенеп йөрим, — ди җирлек башлыгы. — Авылда ихтирамлы шәхес, озак еллар ветсанитар булып эшләде. Тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, ярдәм сорап килүчегә ашыга иде. Балалары да ихтирамлы, кешелекле, хәтта киленнәре дә үзләренә охшап килгән”.

Миңнулла абый тормыш иптәше Мөнирә апа белән 6 балага гомер биргәннәр. Тик нишлисең, Мөнирә апаның дөньядан киткәненә 20 ел була инде. Узган ел бер кызын да мәңгелеккә озаткан ата.

Бүген ул 5 баласының, 15 оныгы һәм 26 онык- чыгының тормышларына куанып, төп йортта улы Шәрәфетдин белән килене Айсинә тәрбиясендә гомер кичерә.

Яшьтән сәламәтлеге нык булмау сәбәпле, фронт юлларын үтү насыйп булмый. 7 сыйныфны тәмамлаганнан бирле гел хезмәт дип яши. 1950 елга кадәр төрле эштә эшләгән Сәлахетдинне бер көнне ветеринария табибы хезмәтенә билгелиләр. Һәм 1995 елга кадәр ул шул урында хезмәт итә.

“Тормышта барысын күрдем, кулдан “уфалла” төшмәде. Арча урманына көнгә икешәр тапкыр менеп төшә идем, җитмәсә, үзем гарип, аяк юк.., — дип сөйли гомерендә үги ана тәрбиясе дә эләккән бабай. — Ветеринар булып эшли башлагач ат бирделәр, шул чакта гына тормыш җиңеләеп китте сыман”.

Ветеринария табибы булып эшләгәндә кулыннан килгәнчә һәркемгә ярдәм иткән Миңнулла абый. Ул елларда кеше терлекне күп асрый. Авыл зур, ләкин табиб гел булышырга әзер тора. Әнә шул ярдәмчеллеге үзенә дә яхшылык белән кайта — йорт салып башка чыкканда авыл халкы бер тиенсез үзенә булышырга килә аның. Ул чакларны еш искә төшереп, бүген дә рәхмәт укып яши бабай авылдашларына.

Бүген бабай тормышына, балаларының яшәешенә канәгать булып гомер кичерә. Йортта, сарай тирәсендә вак-төяк эшләрне дә башкарып йөри икән. “Зиһен ярыйсы, тик колак ярты гына ишетә. Күзлек картайдымы, күзнең дә берсе начар күрә, — дип шаяртып алды.— Бүгенге көнем бәхетле булгач, әле китәсе дә килми”.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International