Роза апа кешеләр, шигырьләр һәм песиләр ярата

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Роза апа кешеләр, шигырьләр һәм песиләр ярата

16 февральдә Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Любовь Осина Арча шәһәрендә яшәүче Роза Мөхәммәдованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Роза Габделхаковна Арчада туган. Аның әтисе район мәгариф бүлеге мөдире, әнисе укытучы була.

Кыз Арча эшче–крестьян мәктәбендә 9 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында район башкарма комитетында өлкән хисапчы булып эшли. Солдат балаларына пособие исәпли. 1946 елда Казан фармацевтика мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлагач Арча район даруханәсендә эшли.

1952 елда Казан медицина институтына укырга керә, аны 1958 елда тәмамлый. Шуннан алып, 1998 елда 71 яшендә ялга киткәнче, Арча үзәк хастаханәсендә хезмәт итә. Участок табибы була.

– Минем кул астында 7 участок иде, – дип искә ала Роза Габделхаковна. – Ул елларда больницаның транспорты юк иде. Чакыруларга ат белән барырга туры килде. Авыруны алып кайтырга туры килсә, врач җәяү атлый иде.

Роза Габделхаковна 13 ел терапия бүлекчәсен җитәкли. Хәрби комиссариатта комиссия составында солдатка китәчәк егетләрнең язмышын хәл итүдә катнаша. Бөтен гомере буе укый, өйрәнә, белем туп- лый, кешеләр сәламәтлеген кайгырта.

Роза Габделхаковна үзен бик бәхетле кеше дип саный: “Больницаны бик яратам, 71 яшькә кадәр эшләдем бит мин анда, – ди. – Хәзерге җитәкче Тәлгать Вәлиәхмәтович белән бергә эшләргә туры килмәсә дә, ул мине бик хөрмәт итә”.

Тагын ул Пушкинны, рус язучыларын (ул рус телендә укыган) бик ярата. “ Пушкинның бер шигырен сөйлим әле сезгә, – диде ул һәм аягүрә басып, кулларын бер–берсенә куеп илһамланып шигырь сөйли башлады. Бер җирдә тукталу, төртелеп калу юк. Әңгәмә барышында безгә ул шагыйрьнең “Эхо”, “Няня” шигырьләрен дә яттан сөйләде. Сөйләп бетергәч шигырьләрдәге бүген кулланышта булмаган сүзләргә аңлатмалар да бирде. Икенче шигырьне сөйли башлагач без аңа утырган килеш сөйләгез, дип әйтеп караган идек. “Мин барыгызны да хөрмәт итәм, шуңа басып сөйлим”, – диде.

Роза апа әле тагын песиләр ярата. Песисез яшәмәдек, ди.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International