Берләштерелгән утырышта

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Берләштерелгән утырышта

17 февральдә Арча район Советының социаль, бюджет–финанс, законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә, икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм тирә–як мохитне саклау буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды.

Аны муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Любовь Осина алып барды.

Любовь Осина даими комиссияләрнең 2017 елга эш планнары белән таныштырды. Фикер алышканнан соң депутатлар әлеге планнарны расладылар.

Арча районы халкының мәшгульлек үзәге директоры Гөлфия Низамова районда хезмәт базарының һәм халыкның мәшгульлеге торышы, халыкны эшкә урнаштыруның мөһим мәсьәләләре турында чыгыш ясады.

2016 елда үзәккә төрле мәсьәләләр буенча 3280 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 813е эшкә урнаштыруны сораган. 619 кеше эшкә урнаштырылган, шуларның 155е даими эшкә. 813 кеше эш эзләүче буларак исәпкә куелган, 305 кеше эшсез дип танылган. 2017 елның 1 гыйнварына эшсез дип танылучылар 155кә калган, бу эшкә яраклы барлык кешеләргә карата 0,65 процент тәшкил итә.

Шул ук вакытта узган ел предприятиеләр, оешмалар, ширкәтләр эшкә 1020 кеше сорап мөрәҗәгать иткән, аларда 978 кеше эшкә урнашкан. Эшче һөнәрләренә сорау күбрәк.

2016 елда 870 кешегә һөнәр алуда булышлык күрсәтелгән. 85 эшсез кешене һөнәр буенча әзерләү, кабат әзерләү, квалификациясен күтәрүгә җибәргәннәр.

Балаларына 3 яшь тулмаган аналар бушлай яңа белгечлек алу мөмкинлегенә ия. Узган ел андый мөмкинлектән 3 кеше файдаланган, быел 20 әнигә яңа һөнәр бирү планлаштырыла.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә игътибар үзәгендә. Узган ел 19 инвалид эш сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 11ен эшкә урнаштыра алганнар.

Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова идарәнең 2016 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре белән таныштырды.

Идарә районның 16 меңнән артык пенсионерына, 52530 иминиятләнгән кешесенә хезмәт күрсәтә. 2016 елда 838 пенсия билгеләнгән, 5 меңнән артык кабат исәпләү үткәрелгән. Уртача пенсия – 10578 сум. Аз пенсия алучы 1297 кешегә узган ел 33 млн. сумнан артык өстәмә түләнгән.

2017 елдан башлап дәүләт хезмәтендәге кешеләрнең пенсиягә чыгу сроклары арта. 2017 елда – ярты елга, 2018 елда – бер елга һ.б.

Районда 8342 инвалид исәпләнә, шуларның 235е – балалар. Аларны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора.

107 номерлы янгын гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев янгыннарга каршы көрәшнең торышы, язгы ташу буенча фаразлар турында сөйләде.

Районда язгы ташу көчле булган очракта Арча шәһәре, Казанбаш, Көтек, Казиле, Күпербаш, Кәче, Апаз, Хәсәншәех, Ашытбаш, Кысна, Түбән Оры авылларында су басу куркынычы туарга мөмкин. Хәзерге вакытта кардагы су уртача еллык нормадан ике тапкыр артып китә. Боз бик калын. Температура кискен күтәрелгәндә Шушма елгасында бозлар тыгылу куркынычы бар. Монда боз шартлату эшләре планлаштырыла.

Язгы чорда саклану чаралары күреләчәк, әмма һәр кеше уяу булырга тиеш. Шәхси йортлар территорияләрен кардан чистарту, канаулар казып суларны үткәреп җибәрү шунда яшәүчеләрнең бурычы.

Арча районының контроль–хисап палатасы рәисе Надия Сафиуллина 2016 елда контроль–ревизия эшчәнлеге, 2017 елга планнар, финанс–бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев җирлекләрнең һәм бюджет учреждениеләренең энергия ресурсларын экономияләү буенча эшчәнлеге турында чыгыш ясадылар.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International