Телевизор Яңа Кырлайга кайта

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Телевизор Яңа Кырлайга кайта

Һәр газета–журналларга язылу кампаниясендә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте “Языл һәм телевизор от!” дигән акция үткәрә. Бүләкләре бер телевизор белән генә чикләнми. Санлы фотоаппаратлар, яхшы сыйфатлы савыт–саба җыелмалары да отарга мөмкин. Монда катнашу тәртибе бик җиңел. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына языласың да квитанцияләрне тиешле адреска җибәрәсең.

Арчалар, бигрәк тә укытучылар бу мөмкинлекне ычкындырмый. Газета–журналларга язылу кампаниясе чорында үткәрелгән акцияләрнең барысында да актив катнаша. Призлар да алдылар. Тик төп приз моңарчы нишләптер безне читләтеп үтте. Ә быел, ниһаять, телевизор безнекеләргә чыкты. Аны Яңа Кырлайдан башлангыч сыйныфлар укытучысы, мәктәп китапханәчесе Фирдания Мифтахетдинова отты.

Менә без Яңа Кырлай мәктәбендә. Фирдания ханым белән китапханәдә очраштык. Аны күрүгә кәефләр күтәрелеп киткәндәй булды. Йөзе балкый, күзләре нур сибә. Үзеннән уңай энергетика бөркелә. Бик тиз уртак тел таптык, сөйләшеп киттек.

– Мин үзем Яңа Кырлай кызы. Яңа Кырлай мәктәбен тәмамладым. Кечкенәдән укытучы булыр- га хыялландым. Әле дә хәтерлим, каникулларда урам балалары белән җыелып, мәктәп–мәктәп уйный идек. Чиратлап укытабыз, журналлар тутырабыз, билгеләр куябыз. Мәктәптән соң бергә уйнап үскән кыз белән Арча педагогия училищесына укырга кердек. Аннан үзебезнең мәктәпкә эшкә кайттык. Башта икенче сыйныфны бирделәр, аннан беренчеләрне алдым. Һәрчак укытучыларым, хәзер инде остазларым ярдәмен тоеп яшәдем. Читтән торып югары белем алдым, – ди Фирдания ханым.

Ул чордан соң да күпме вакыт үткән. Быел укытучының мәктәптә укыта башлавына 24 ел була. Кияүгә чыгып, туган авылында төпләнеп тә кала ул. Ике балалары туа.

– Улым моннан өч ел элек вафат булды. Кызымның үз гаиләсе. Киявем бик яхшы. Оныгым үсә, – ди ул. – Ана өчен бала кайгысыннан да зур хәсрәт бар микән? Ярый әле яраткан эшем бар.

Ә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте акциясендә Фирдания Мифтахетдинова беренче тапкыр катнаша. Әмма беренче отышы түгел, Сабантуй вакытында лотереяга телефон откан булган.

– Журналлар артында “Языл һәм телевизор от!” дигән акция үткәрелүе турында белдерү чыгып бара. Кызык өчен катнашып карарга булдым, – ди ул. – Мин ел да берничә газета–журналга язылам. “Гаилә һәм мәктәп”, “Казан утлары”, “Мәгариф”, “Сөембикә”, “Арча хәбәрләре”, “Ватаным Татарстан”, “Салават күпере”, “Тылсымлы куллар” – барысын да яратып укыйм. Аннан мәктәп китапханәсенә җыеп алып киләм, дәресләрдә дә кулланам. Район газетасын бик күп еллардан бирле алдырабыз. Соңгы вакытта мәктәп тормышына зур урын бирелә башлады. Укытучы буларак аңа да сөендем.

Бәйгедә төп приз отканы турында Казаннан шалтыратып хәбәр иткәч, башта ышанмыйча тора. “Бәхетне сынап карарга булган идем. Бәхетем бар икән бит. Катнашырга гына икән”, – ди Фирдания ханым.

“Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашып, безнекеләр арасында тагын зур бүләкләр отучылар бар. Субаш Атыдан Гөлгенә Вафина санлы фотоаппарат, Хәсәншәехтан Тәнзилә Нуриева савыт–сабалар җыелмасы отты, иң зур суммага квитанция җибәргән Арчадан Ләйсән Вәлиева кызыксындыру призына лаек булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Сез дә бәхетегезне сынап карагыз, катнашыгыз, җиңегез, отыгыз.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International