21 февральдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә "Умырзая" район театр сәнгате фестиваль-бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар спектакльләрдән берәр өзек тәкъдим итте. Арча 5нче гимназиясенең "Балачак", Лесхоз мәктәбенең "Дуслык", Шушмабаш мәктәбенең "Сәйлән" һәм "Бөтерчек" театр коллективлары, шулай ук Наласа мәктәбе театр коллективы бәйгегә бик җитди әзерләнгәннәр. Фестиваль ахырында коллективларга дипломнар тапшырылды. Жюри рәисе, "Җидегән чишмә" Арча халык театры артисты Гөлсинә Зәкиева театр коллективлары җитәкчеләре өчен осталык дәресе үткәрде, бай тәҗрибәсе белән уртаклашты, файдалы киңәшләрен бирде.