Йолдызлы очрашу
Бүген, 22 февраль көнне, Арчаның 11нче балалар бакчасында, туган тел атналыгы кысаларында, татар теле тәрбиячеләре өчен “Әдәби әсәрләр аша балаларның сөйләм телен һәм аралашу осталыгын үстерү” дигән темага районкүләм семинар булып узды. Бу гади генә семинар булмады. Анда талантлы шагыйрә- Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының һәм Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрапова кунакка килде. Укыту-тәрбия эшчәнлегендә әдәби әсәрләр аша балаларның туган телдә сөйләм телләрен һәм аралашу осталыкларын үстерү бүгенге очрашуның төп максаты иде. Интегральләштерелгән ачык шөгыльләр, режим моментлары, әдәби-музыкаль композиция, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр барысы да Йолдыз Шәрапова иҗаты белән үрелеп барды. Бүгенге “Йолдызлы очрашу” семинарда катнашкан һәркемнең күңелендә яңа йолдызлар тәрбияләүдә яңа көч һәм иҗади дәрт уятты.