Гаилә - иң мөһиме
27 февраль көнне Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”ендә күп балалы, авыр хәлдә булган гаиләләрдәге балалар һәм әниләр өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класслар булып узды. Рәсем сәнгатенең белем нигезләренә ПАО “Таттелеком” хезмәткәрләре төшендерде.
Балалар әниләре белән бергә гуашь һәм теге яки бу төсне бергә кушып рәсем ясау нечкәлекләренә өйрәнделәр. Балалар рәсем ясау сәнгатендә күп яңалыклар белделәр.
Чара ахырында әниләр “Таттелеком” компаниясе җитәкчелеге адресына зур рәхмәтләр белдереп, киләчәктә эшләрендә зур уңышлар теләделәр.
“Мәрхәмәтлек үзәге” белгечләре мондый мастер-классларның балаларның иҗади һәм фикерләү сәләтләрен үстерү, аларны сәнгать үзенчәлекләренә тирәнрәк төшендерү, бала һәм ана мөнәсәбәтләрен тагын да яхшырту өчен кирәк булуын ассызыкладылар.