Күршеләрне чакырсаң яхшы
– Бүгенге ярышта көчле чаңгычылар бармы? – дип сорагач, Рәис Камалов:
– Безнекеләр, – дип җавап бирде. – 2005–2006 елгы кызлар арасыннан безнең Алия Диярова 1нче урынны алды, Энҗе Фәйзрахманова 2нче килде. Хәзер ярышачак 2003–2004 елгылардан Илназ Дияровта иң яхшы күрсәткеч булачак. 17–18 яшьлекләрдән Фәнүзә Сәлахова, Илназ Шәрәфиев финишка 1нче киләчәк.
Тренер ялгышмады. Нәтиҗәләр нәкъ ул көткәнчә булды.
– Лилия, Диләрә, Эльвирада ни хәл? – дип кызыксынам.
– Безнекеләрне сез газетага язмыйсыз бит, – дип башта үпкәсен белдерде Рәис Камалов, аннан эчке бер горурлану белән үзенекеләр турында сөйләде. – Уфада үткән ярышта Лилия Рәхмәтуллинага тиңнәр булмады. Төмәндә Россиянең көчле спортчылары арасында Эльвира Ибраһимова – 7нче, Диләрә Фассалова 10нчы урынны алды.
Сүз узган шимбәдә Арча стадионында Фәнил Гарәфиев истәлегенә оештырылган чаңгы ярышы турында бара. Ярышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ачып җибәрде.
13–14 яшьлекләр арасында Балтач кызлары беренчеләрдән булып бер–бер артлы финиш биргәч, Иске Кырлай мәктәбе физкультура укытучысы Айрат Ситдыйковка:
– Балтачларны гына күр син! – дип соклануымны белдерәм.
– Без дә сынатмыйбыз! – диде Айрат Ситдыйков. – Безнең Зилә Җәләлиева 3нче килде.
Иске Кырлай мәктәбе укучылары Зилә Җәләлиева һәм 11–12 яшьлекләр арасында Илназ Хөсәеновта өченче күрсәткеч иде.
40тан узганнар ярышка тезелеп баскач, Сеҗе мәктәбе физкультура укытучысы Рәзил Нәбиуллиннан:
– Җиңәрмен, дип уйлыйсызмы? – дип сорыйм.
– Ю–ук, монда спорт мастеры булган чемпион бабайлар бар бит! Мин чаңгычы түгел.., – диде ул.
Рәзил дөрес чамалаган икән. Финишка беренче булып Балтачтан Михаил Павлов килде. 2нче булып финиш биргән Илнур Шәйдуллин хәтта Мурманскидан булып чык- ты! Ул туганнарына кунакка кайткан җиреннән ярышта катнаша. “Хәрби”, – дип таныштырды ул үзе белән. Ә Рәзил Нәбиуллин финишка 4нче булып килде. Алар ярышта өч бертуган катнашты. Рәзил, Рәнис, Равил Нәбиуллиннар. 40 яшькә кадәрлеләр ярышында Равил – 2нче, Рәнис 3нче нәтиҗәне күрсәтте.
Ярышта ветераннар Руфина Гәрәева, Лилия Вагыйзова чаңгы шууның ләззәтен, файдасын сөйләп бетерә алмыйлар. Ул халәтне, хисләрне чаңгыга басмыйча аңлап булмый.
Урта мәктәпләр арасында Ашытбаш, тугызъ- еллыклардан Иске Кыр-лай мәктәбе командасы 1нче урыннарны алдылар. Кунаклардан Балтач, Теләче, Кукмара, Әтнә районнары арасында урыннар аерым билгеләнде. 1нче урын балтачларда иде.
Балтачлар дигәннән, 13 төрле ярышның 6сында Балтач чаңгычылары финишка 1нче килде! Нибары дүрт ярыштагы өчлектә генә Балтачлар юк иде. Ярышта катнашучыларның кайберләреннән көчле чаңгычылар турында сорашам һәм:
– Балтачлар көчле! – дигән җавапны ишетәм.
Безнекеләрдән финишка беренче килгән Алия белән Илназның әтиләре Илнар Дияров (үзе дә чаңгычы!):
– Күптән түгел Сабада гаилә белән чаңгы ярышында катнаштык, 1нче урынны алып кайттык, – дип куанычы белән уртаклашты.
Көчне чамалау һәм алга таба үсү өчен ярышка күршеләрне дә чакыру кирәк шул.
Румия Надршина