Истә калырлык көн
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арча шәһәрендә бик күп чаралар үтте.
Укучылар сараенда шахмат ярышлары уздырылды. Бәйгедә катнашучыларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов тәбрик- ләде.
Шахматчыларның район башлыгына үтенечләре дә бар иде. Илшат Габделфәртович аларны игътибар белән тыңлап шахмат, шашка комплектлары, сәгатьләр алуда ярдәм итәчәген әйтте.
Муниципаль район башлыгы хәрби комиссариатта “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары белән очрашты. Ул хәрби хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котлады, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдәге хезмәтләрaе өчен рәхмәт әйтте. Ул хәрби хезмәт ветераннары белән бергә Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Бу көнне шулай ук үзәк мәйдандагы Мәңгелек ут янында, Советлар Союзы Геройлары һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.
“Арча” спорт комплексында 12 команда катнашында мини–футбол, “Арча–Арена” боз сараенда хоккей турниры үтте.
Ильяс Сәхәпов