Гражданнарны кабул итү

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе 2017 елның 2 мартында Арча районында гражданнарны кабул итү үткәрә. Анда юридик шәхесләр, шәхси эшмәкәрләр ФАС компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча консультация алачаклар. Гражданнарны кабул итү 9 сәгатьтән башлап Арча муниципаль районы башкарма комитеты бинасының икенче катындагы 216нчы кабинетта үтә. Өстәмә мәгълүматларны 3–06–44 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International