Куллары алтын, күңелләре матур

2017 елның 3 марты, җомга

Куллары алтын, күңелләре матур

“Авылым күрке – яшь гаилә” бәйгесенең чираттагы тукталышы Ташкичү мәдәният йортында булды.

Сәхнәдә Мәмсәдән Ләйлә һәм Наил Гыймадетдиновлар, Ашытбаштан Гөлгенә һәм Ленар Абдуллаҗановлар, Сөрдедән Гөлүсә һәм Илдар (Илдар эштә булу сәбәпле, бар авырлык Гөлүсә җилкәсенә төште, шулай да хатыны гөбәдия пешерү серләре белән таныштырганда видеофильм аша булса да аны үзен дә күреп калу бәхетенә ирештек) Нәҗмиевлар гаиләләре көч сынашты.

Гаиләләр булса да өч кенә, булдылар алар төш кенә. Иң игътибарга лаегы шунда, Ләйлә, Гөлгенә, Гөлүсә өчесе дә авылда гомер итәләр, төп йорт киленнәре. Өчесе дә гаять тырыш- лар, булганнар, башкармаган эшләре юк. Ирләре дә кимен куя торганнардан түгел. Һәр пар, аларның гамәлләре сокланырлык.

Өч пар да беренче чиратта үзләре белән таныштырды. Ләйлә белән Наил бөтен туганнарын сәхнәгә җыйды, хәтта туганнардай дус, тату яшәгән күршеләренә кадәр килгән иде. Наил агачтан ниләр генә иҗат итми икән. Сәхнә каршын бизәп торган нәни диван, урындыклар һәм башкалар, шулай ук хатынының бәйләгән эшләре күз явын алырлык.

Абдуллаҗановлар чыгышы да бик тә үзенчәлекле һәм кызыклы чыкты. Гөлгенә сәйләннән ясаган чәчәкләрен тәкъдим итте. Искиткеч. Чыннан да, андыйлар турында кулларыннан гөлләр тама, диләр.

Һәр гаилә җырга осталыгын да исбатлап күрсәтте. Шулай җырга-моңга гашыйк кешеләр генә илһамланып шундый вак, мәшәкатьле, зур сабыр- лык сорый торган кул эшләренә алына ала. Ә Гөлүсә белән Илдарның кызлары нинди матур биеде. Аяклары идәнгә дә тими, аккош кебек очып кына йөри.

Хуҗабикәләр пешерүгә дә оста икән. Ләйләнең өчпочмаклары, вак бәлешләре, Гөлгенәнең кыстыбые, Гөлүсәнең гөбәдиясе телеңне йотарлык.

Бәйге тәртибе буенча парлар гаилә тради- цияләре һәм ядкәрләре белән таныштырырга тиеш иде. Монда да гаиләләр кода-кодагыйларын да, күршеләрен дә эшкә җиккәннәр.

Шулай өч гаилә ул көнне Ташкичү халкына чын бәйрәм оештырды. Ярышты да, биеде, җырлады да.

Ә иң күп баллны Гыймадетдиновлар җыйды. Иң яхшы чыгыш ясаганнар Арча сәхнәсенә дә күтәреләчәк.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International