Җаваплы хезмәттә

2017 елның 3 марты, җомга

Җаваплы хезмәттә

Бөек рус галиме Иван Павлов “Табиб – кешене, ә ветеринария табибы бөтен кешелекне дәвалый”, – дигән. Бу канатлы сүзләр район ветеринария берләшмәсенең утырышлар залында да зур хәрефләр белән язып эленгән.

Бер сөйләшеп утырганда берләшмә җитәкчесе Ринат Фәйзрахмановтан: “Ник нәкъ менә шушы һөнәрне сайларга булдыгыз?” – дип сорадым.

– Бөтен кешелекне дәвалыйсым килде, – диде ул уены–чыны белән. – Бик кызыклы да, авыр да, әмма кешеләргә бик кирәкле һөнәр. Бу юлны сайлаганыма беркайчан да үкенгәнем булмады.

Арчада туып–үскән егет 1979 елда Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә, аны тәмамлагач 1984 елдан районыбызның “Игенче” колхозына (үзәге Күпербаш авылында) баш ветеринария табибы булып эшли башлый.

– Бик әйбәт җитәкчеләр белән эшләргә туры килде миңа, – ди ул. – Хәсән абый Идрисов, Сәлим Гыймадиев белән аңлашып, киңәшеп эшләдек. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рафаэль Хәсәнов, ветеринария белгече Мөнир Гыйматов киңәшләре белән ярдәм иттеләр, күп нәрсәгә өйрәттеләр.

Ринат Абделхак улы 2005 елда Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Теләче, Питрәч районнарына “Россельхознадзор”ның баш дәүләт инспекторы итеп билгеләнә. Әлеге гаять җаваплы вазыйфаны ун ел башкара. 2015 елдан район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе. Узган ел республика буенча беренчелекне яулаган өчен, берләшмәне җиңел машина белән бүләкләделәр.

Ринат Абделхак улы үз һөнәре буенча зур тәҗрибә туплаган белгеч. Ул хуҗалыкларда еш була, кайда нинди хәл икәнлеген яхшы белә, үтемле киңәшләре белән ярдәм итәргә тырыша. Берләшмә хезмәткәрләре урыннарга чыгып азык- ларны анализга алалар, аның нәтиҗәләре буенча киңәшләрен җиткерәләр.

Берләшмә коллективы районда йогышлы авыруларны булдырмау буенча нәтиҗәле эш алып бара.

Ринат Фәйзрахманов район газетасы белән дә тыгыз элемтәдә тора, газета укучыларыбыз сорауларына тиз арада аңлаешлы итеп җавап бирә. Республикада да аның абруе зур. 2012 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы дигән мактаулы исем бирелде.

Аларның гаиләләрендә кешеләр дәвалаучы табиб та бар – тормыш иптәше Лилия Рубисовна район поликлиникасын җитәкли. Балалары да акыллы, тәрбияле, итагатьле булып үстеләр. Икесе дә югары белем алды. Руслан районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе, Рим “Россельхознадзор”ның алты райондагы баш дәүләт инспекторы, әтисенең эшен дәвам итүче.

Ринат Абделхак улы бу көннәрдә үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без дә аңа иң матур теләкләребезне юллыйбыз!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International