Берьюлы ике юбилей

2017 елның 3 марты, җомга

Берьюлы ике юбилей

Кышның соңгы көнендә Иске Кырлай авыл җирлегендәге Иске Кырлай һәм Түбән Мәтәскә авылларында бер көндә ике юбилей булды — Мөкатдисә Әхмәдиева белән Назилә Сәмигуллинага 90 яшь тулды.

Юбиляр әбиләрне гомер бәйрәмнәре белән Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

 Мөкатдисә апа Иске Кырлайда туа. Насыйп ярын да шушы авылда таба ул. Нурислам Әхмәдиев белән 55 ел тигез гомер итеп 5 бала тәрбияләп үстерә алар. Нурислам абыйның вафатына 12 ел була инде. Үзләренең 5 баласы янына бер ятимәне дә сыендыра гаилә. Кызлары медицина училищесында укыганда бер бүлмәгә балалар йортында үскән кыз белән туры килә. Ул кызны бер тапкыр Кырлайга кунакка алып кайталар һәм шул кайтудан кыз аларның үз баласы сыман атна саен кайтып йөри башлый, туганнарына кияүгә дә чыга. Хәзер чит илдә яшәсәләр дә, ел саен кайталар, ди Мөкатдисә апа.

Озак еллар кибетче, склад мөдире булып эшләп лаеклы ялга чык-кан әби бүгенге көндә сәламәтлегенә шөкер кылып яши. Ялгызы торса да, янына балалары гел кайтып тора, ялгыз калган көннәрендә күршеләре ике арага сукмакны өзми. Гомере буе әдәби китап укырга яраткан Мөкатдисә апа бу шөгыленнән бүген дә аерыла алмый. “Яңа китаплар чыгуга балалар алып кайта, үзем укып бетергәч күршеләргә бирәм. Русча укырга яратам мин, әле дә русча китаплар укыйм, җомга көннәрен әрвахлар рухына дога кылуга багышлыйм”, — ди әбекәй. Рус әдәбиятына мәхәббәте яшьтән килә — авылда 4 сыйныфны тәмамлагач алар гаиләсе Монголиягә күченеп китә, шунда кызга 7 сыйныфны тәмамлау насыйп була. Туган якларына гаилә 10 елдан соң, 1947 елда гына кайтып төпләнә. Алар нәселенә озак яшәү ят түгел: әтисе 100гә җитеп вафат булса, бабайсына 115не тутыру насыйп булган. “Бабай, шушы яшемә җитеп бер төймә дару эчмәдем, дип әйтә торган булган”, — ди ул. Тәкъдиренә язылган булып, әбекәйгә дә шул яшькә кадәр нык булып яшәргә язсын.

Түбән Мәтәскәдә гомер итүче Назилә апа улы Фәрит һәм килене Фәридә гаиләсе белән яши. 14 яшеннән колхозда бил бөгә башлаган кызга ирләр белән янәшә урман кисәргә дә, окоп казырга да туры килә.

Ире Нурияздан белән 8 балага гомер бирә алар, ләкин икесе бала вакытында вафат була, ә ике баласын инде үзләре гаиләле булгач җирләргә туры килә анага…

42 яшендә тол калып 6 баласын аякка бастырган (төпчеге 2 сыйныфта гына булган), йорт салган әбекәйнең бүгенге көндә 4 баласы исән-сау, 13 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Аларның һәммәсенең тормышына шөкер кылып яшәгән әбекәй аякларына нык басып йөри ала, җәен урамнарны урап керә (кышын балалар чыгарга кушмый, ди, юкса бик чыгасы), зиһене камил, тормышына риза булып яши. Балалар ел да аның туган көненә җыелыша, барысы бергә өй тулы булалар.

Озак яшәү бәхете Назилә апалар гаиләсен дә урап узмый — әнисе 100не тутырырга елга якын вакыт калгач вафат була аның. “Гомер буе эшләдем, Аллаһы Тәгалә насыйп иткәч, шушы яшемә кадәр яшәү насыйп булды. Иң зур байлык — сәламәтлек, балалар. Әйбер дә, акча да була да бетә, сәламәтлегегезнең кадерен белегез”, — дип балаларына догада утыра ана. Ә балалар өчен әниләренең исәнлеге кадерле. Тормыш мәшәкатьләреннән арынып, туган йортыңа кайтып әниең белән бер чәй эчүләре дә ни тора бит!

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International